Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Марат Җәббаров авыл хуҗалыгында хезмәт хакы аз булган районнарны атады

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров министрлыкның коллегия утырышында хәбәр итүенчә, агымдагы елда хезмәт хакы дәрәҗәсен уртача республика хезмәт хакыннан 80 процентка кадәр күтәрү планлаштырыла.

– 2021 елда табышлы авыл хуҗалыгы оешмалары өлешен 93 процент дәрәҗәсендә саклап калдык. Салымнар һәм җыемнар буенча бурыч 103 млн сумга кимеде. Уртача хезмәт хакы үсешен 5 процент дәрәҗәсендә планлаштырган идек, чынлыкта 24 процентка артты. Агымдагы елда  хезмәт хакы дәрәҗәсен уртача республика хезмәт хакыннан 80 процентка кадәр күтәрү планлаштырыла.

Яшел Үзән, Тукай, Мамадыш, Мөслим, Тәтеш, Буа районнарында хезмәт хакы уртача район дәрәҗәсеннән югарырак, беренче икесендә югары технологияле комплекслар исәбенә.

Әгерҗе, Яңа Чишмә һәм Баулы районнарында хезмәт хакы уртача республика дәрәҗәсеннән 40 процентка түбәнрәк.

Бер районда эшләп тә, хезмәткәрләр хезмәт хакын 1,5-2 тапкыр аерма белән ала. Бүген 15-20 мең сум хезмәт хакы белән авыл хезмәтчәннәрен тотып калып булмый, – диде ул.      

Республиканың агросәнәгать комплексында 71 меңнән артык кеше эшли. Белгечләр белән гомуми тәэмин ителеш 91 процент. Бигрәк тә зоотехникларга, агрономнарга, ветеринария табибларына ихтыяҗ зур.

30 яшькә кадәрге яшьләр өлеше  нибары 10 процентны тәшкил итә, ә 55 яшьтән олырак хезмәткәрләр өлеше 3 ел эчендә 4 процентка арткан.

– Якын киләчәктә белгечләр җитмәү проблемаларын хәл итү өчен авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә кадрларны максатчан әзерләү программасына активрак керергә кирәк, - диде министр.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/avyil/marat-bbarov-avyl-khualygynda-khezmt-khaky-az-bulgan-rayonnarny-atady

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев