Татарстанның барлык районнарында ашлык җыю кампаниясе башланды
Бу хакта Авыл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.
Татарстанда барлык 43 район иген культураларын урып-җыюга кереште. Бүгенге көндә 255,6 мең тонна ашлык җыелган, уртача уңыш 29,7 ц/га тәшкил итә, 85,6 мең гектар мәйдан урылган, дип хәбәр итә республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.
«Тәтеш, Кайбыч, Мамадыш, Чүпрәле, Бөгелмә һәм Нурлат районнары иген уңышы буенча лидерлар», – дип билгеләп үттеләр министрлыкта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев