Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Татарстанның 11 районы игенчеләре язгы кыр эшләренә кереште

Татарстан игенчеләре язгы кыр эшләренә кереште. Республиканың 11 районында күпьеллык үләннәрне тукландыра башладылар.

«Азнакай, Бөгелмә, Буа, Сарман, Лениногорск, Аксубай, Ютазы, Зәй, Әлки, Спас һәм Алексеевск районнарында күпьеллык үләннәрне тукландыру эшенә керештеләр», – дип билгеләп үттеләр Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Татарстанда чәчүлек мәйданнары 2,7 млн гектар тәшкил итә, бу узган ел дәрәҗәсендә. Шул исәптән бөртекле һәм кузаклы культуралар 1,6 млн гектарда чәчеләчәк, техник культуралар – 375 мең гектарда, азык культуралары – 761 мең гектарда.

Бәрәңге һәм яшелчә мәйданнары 10 процентка артачак һәм 6,6 мең гектар тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев