Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 600 тоннадан артык шикәр сатылган
Агымдагы елның 19 мартыннан 23 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Казан шәһәренең 15 мәйданчыгында һәм республиканың зур шәһәрләренең 6 мәйданчыгында авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырды. Бу турыда ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Узган 6 ярминкәдә иң зур ихтыяҗ шикәр комына һәм яшелчә продукциясенә булды, шикәр комы 607,2 тонна сатылган, бу узган ел белән чагыштырганда 2 мәртәбә күбрәк (узган ел 365,1 тонна сатылган), бәрәңге 4 мәртәбә күбрәк – 681,6 тонна (узган ел – 171,6 тонна), суган 135 тонна һәм кишер 82 тонна сатылган, диелә хәбәрдә.
Калган позицияләр буенча күләмнәр 20 проценттан 100 процентка кадәр арткан.
Алты ярминкә йомгаклары буенча:
1146,5 тонна яшелчә китерелгән;
426,2 тонна сыер ите;
130,6 тонна кош ите;
328,2 тонна он;
607,2 тонна шикәр;
42,7 тонна карабодай ярмасы;
99,6 тонна үлчәүле сөт.
Ярминкәләргә барлыгы 500,2 млн. сумлык продукция китерелгән, аны тәэмин итү өчен 32 муниципаль район, 5497 машина җәлеп ителгән, шулардан 1400 – зур габаритлы техника, диелә хәбәрдә.
Чыганак: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев