Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

“Берлек” хуҗалыгында малларны кышлату уңышлы бара

Авыл хуҗалыгында малларны кышлатуның җаваплы чоры.

Малларны сау-сәламәт кышлату, үрчем алу, сөт һәм ит җитештерү буенча районда иң алдынгы, үрнәк хуҗалыкларның берсе “Берлек” хуҗалыгы. Биредә барлыгы 1800 баш мөгезле эре терлек, шуларның 425 савым сыерлары.

– Төрле кыенлыклар булуга карамастан, без быел үсемлекчелектә зур уңышларга ирештек. Шуңа күрә терлекләргә җитәрлек күләмдә терлек азыгы әзерли алдык, – дип сөйләде “Берлек” хуҗалыгы җитәкчесе Зөфәр Җәләев. – 1400 тонна печән, сигез мең тонна силос, алты мең тонна сенаж әзерләдек. Бик мул уңыш бөртеклеләрдән булды. Аны 29,5 центнер һәр гектардан алуга ирештек без. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, быел бөртеклеләрне сата алмадык, уңыш тулысы белән складларда ята. Шуңа күрә аны кызганмыйча, иркен тотып малларга ашатабыз.

Җитәкче сүләренчә, ун айлык нәтиҗәләр буенча, ике мең центнерга якын терлекләрдән артым алынган, 2800 тонна сөт җитештерелгән. Бүгенге көндә һәр сыердан 18, 5 килограмм сөт савып алалар.

– Әлеге күрсәткечләр район өчен алдынгы булса да, безгә тырышырга кирәк әле, – ди җитәкче.– Малларны баланслап ашатырга тырышабыз, технология буенча эшләргә омтылабыз, шулай да уңыш алу өстендә эшлисе бар. Һәр сыерга печән салам, силос, сенаж, фураждан башка да, шикәр, аксым белән баланслау өчен өстәмә азыклар бирәбез. Өстәмә азыклар кыйммәт, әмма ансыз булмый.

Бүгенге көндә “Берлек” хуҗалыгында 32 кеше эшли, кадрлар җитә. Һәр кеше үз эшен белеп, җиренә җиткереп эшли. Уртак тырышлык белән уңышларга ирешәләр.

Мал табиблары, терлекчеләр фикерен тулырак “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә һәм Баулы телевидениесе сюжетында карарга мөмкин.

 

Фото автордан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев