Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Татарстанның иң популяр фермер продуктлары рейтингы игълан ителде

«Хәләл» стандарты буенча продукция җитештерүчеләр ясаган товарларының аерым исемлеге тәкъдим ителә.

Россельхозбанктан «Свое Родное» (Үземнеке) кушымтасы аша татарстанлылар  сатып ала торган продуктлар арасында кош ите һәм ярымфабрикатлар иң популяр продуктлар булды.

Иң күп сатып алына торган продуктларның икенчесе — сыр. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итте.   

Яшел Үзән, Лаеш, Алексеевск, Буа һәм Түбән Кама районнары фермерларының продукциясе сатып алучылар арасында аеруча популяр.

«Свое Родное» (Үземнеке) мәйданчыгында күп төрле продуктлар тәкъдим ителә. Бу маркетплейс аша татарстанлылар сөт продуктлары, йомырка, икмәк-булка әйберләре, яшелчә һәм җиләк-җимеш, балык, казылык әйберләре сатып ала ала.

Татарстанның «Хәләл» стандарты буенча продукция җитештерүчеләре товарларының аерым линейкасы тәкъдим ителә, диелә хәбәрдә.

Фото: pixabay.com

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/agriculture/11-08-2021/tatarstanny-i-populyar-fermer-produktlary-reytingy-ig-lan-itelde-5833337

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев