Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Татарстан игенчеләре 2 миллион тоннадан артык ашлык суктырды

Республикада уртача уңыш гектарыннан 15,7 центнер тәшкил итә.

Татарстанда бүгенге көндә 1,3 миллион гектар мәйданда игеннәр җыеп алынган. Бу барлык мәйданның 83 проценты дигән сүз.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, игенчеләр 2 миллион тоннадан артык ашлык суктырган.

Республикада уртача уңыш гектарыннан 15,7 центнер тәшкил итә. Уртача уңышның күләме буенча беренче өчлектә — Тукай (22,7 центнер), Тәтеш (22,2 центнер) һәм Чистай (20 центнер) районнары.

Зәй муниципаль районы игенчеләре урып-җыюны беренче булып тәмамлады. Чистай, Нурлат һәм Мөслим районнарында да урак төгәлләнү алдында.

Фото:  /pixabay.com

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/agriculture/12-08-2021/tatarstan-igenchel-re-2-million-tonnadan-artyk-ashlyk-suktyrdy-5833532

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев