Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Татарстан республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Баулы районында чәчү эшләре темплары турында аңлатма бирде

Марат Җәббаров Баулы районында чәчү эшләренең барышы һәм минераль ашламалар туплау мәсьәләсе турында сөйләде.

Чәчү эшләренең барышы, нигездә, һава шартларына бәйле. Быел май ае салкын һәм яңгырлы килде. Татарстан республикасы Министрлар Кабинетында узган брифинг барышында, республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров апрель-май айларында явым-төшемнәрнең Татарстан буенча уртача норманың 204 процентын тәшкил итүен билгеләп үтте.

Спикер Татарстан республикасының барлык районнарында чәчү темпларын да әйтеп узды: Баулы районы чәчү планын инде 82 процентка үтәгән. Республиканың бары тик биш районы гына – Әтнә, Биектау, Актаныш, Лениногорск һәм Зәй планны 100 процентка үтәүгә ирешкән.

Минерал ашламалар туплау буенча Баулы районы түбән күрсәткечләргә ия. Марат Җәббаров биргән мәгълүматка караганда, безнең районда минераль ашламалар туплау 47 процент тәшкил итә. Тагын да түбәнрәк күрсәткечләр Бөгелмә (46,6 процент), Яшел Үзән (44,2 процент) һәм Әгерҗе районнарында күзәтелә (31,8 процент).

Татарстан республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры сүзләренчә, Баулы районында түбән күрсәткечләрнең төп сәбәпләре булып һава шартлары һәм технопаркның җиһазлануы тора: игенчеләр тәүлек буена диярлек эшләсәләр дә, яңгырлардан соң техника кырга чыга алмый.

– Баулы районында активлык җитми, башка районнарга барып, тәҗрибә тупларга кирәк, – диде Марат Җәббаров. – Дәүләт ягыннан ярдәм чаралары бар, күп нәрсә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең уңышлы нәтиҗәләргә ирешү теләгенә бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев