Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Баулы районында беренче тапкыр җитен чәчү планлаштырыла

Быел “Бәкер”, “Исламгалиевләр” хуҗалыкларында җитен чәчәргә исәпләп торалар.

Җитенне халык элек-электән чәчкән. Юкка гына ул киендергән дә, ашаткан да, терелткән дә димәгәннәр. Аның орлыкларыннан май җитештерсәләр, сабагы тукымага чимал булган.

“Республикада тукымалар өчен материал юк, шул сәбәпле, быел җитен чәчүне яңадан тергезергә уйлыйлар, – ди “Россельхозцентр”ның Баулы бүлекчәсе начальнигы Наил Галиуллин. – Элек 80нче елларда Казан якларында җитен үстерәләр иде. “Казан җитене” дигән махсус кибетләр барлыгы да хәтердә.

Җитенне “Бәкер” хуҗалыгы – 200 гектарда, “Исламгалиевләр” хуҗалыгы 500 гектарларда чәчәргә җыена. Җитен орлыгының бер өлеше кайтарылган да инде.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X