Кабактан тәмле һәм туклыклы эчемлекләр дә әзерләргә мөмкин. Моның өчен чи кабак кулланыла. Иң элек аны яхшылап юарга, кабыгын әрчергә һәм блендерда вакларга кирәк
Кабак һәм кишер коктейле
Кирәк: 150 г кабак, 100 г кишер, 1 стакан шикәрсез йогырт.
Кабак белән кишерне ваклап, йогырт белән блендерда болгатыгыз. Теләсәгез, бераз бал һәм дарчин өстәргә мөмкин
Кабак һәм әфлисун коктейле
Кирәк: 200 г кабак, 1 әфлисун, 2 хөрмә җимеше, 2 күрәгә, бераз дарчин.
Барлык ингредиентларны ваклап, блендерда бертөрле масса барлыкка килгәнче болгатыгыз.
Кабак һәм банан коктейле
Кирәк: 200 г кабак, 1 банан, 2 чәй кашыгы уылган имбирь, 30 г вакланган миндаль, 1 чәй кашыгы бал.
Кабак белән бананны кисәкләргә турагыз. Имбирь кушып, блендерда ваклагыз. Өстенә бал, дарчин һәм миндаль өстәгез
Кабак һәм солы коктейле
Кирәк: 200 г кабак, 2–3 аш кашыгы солы кисәкләре, 200 мл сөт, 1 чәй кашыгы бал, ярты чәй кашыгы дарчин.
Барлык ингредиентларны блендерга салып, бертөрле масса барлыкка килгәнче болгатыгыз. Туклыклы һәм тәмле иртәнге эчемлек әзер!
Фото Шедеврум нейрочелтәре тарафыннан барлыкка китерелгән
Нет комментариев