Тиз әзерләнә торган “оя”лар
Аш-су

Тиз әзерләнә торган “оя”лар

Кайчан кул астында булган әйберләр белән генә дә тиз итеп туклыклы ризык әзерләргә мөмкин. Фантазияне артык эшкә җикми генә фарш салынган “оя”лар пешерәбез.

Фаршлы оялар ясар өчен шундый махсус әзер макарон эшләнмәләре сатыла. Аларның һәрберсенә эчлек, ягъни фаршлы әзер катнашма салабыз. Ояларны тирән табада су, тәменчә тоз, борыч, томат пастасы салып акрын утта 15-20 минут пешерәбез. Теләгән кеше өстенә сыр уып сала ала, табынга биргәндә яшел тәмләткечләр сибеп тә бирергә мөмкин.

Мондый тәмле “оя”ларны балалар аеруча да яратып ашыйлар.

Фото: Индира Сәйфуллина


Нет комментариев