20 ноябрьдә кыюсыз, шикләнүчән булырга ярамый. Үз-үзегезгә ышаныгыз, тәвәккәл булыгыз, планнарыгыз тормышка ашар.
Ниндидер шик-шөбһәләр аркасында кичектереп килгән эшләргә иртәгә тотынсагыз, уңыш елмаер. Барысы да килеп чыгар. Башлагыз гына!
Балыкчылар өчен кызыклы сынамыш: иртәгә тоткан балыкны сатарга ярамый, аннан төрле ризыклар әзерләп, кичен кунакларны сыйларга кирәк. Ә соңыннан балык сөякләрен карга ташлау мөһим. Бу көнне кар булмаса, аның яуганын көтәргә кирәк икән. Болай итсәгез, киләчәктә бик күп балык эләгер.
Иртәгә гүзәл затлар кул эшләре белән шөгыльләнсә, һәр кул эше бик матур, уңышлы килеп чыгар, бәла-казалардан саклар.
Йөкле хатын-кызлар 20 ноябрьдә нидер бәйләп яисә тегеп, бу әйберне авырга кала алмаган ахирәтенә бүләк итсә, аңа да тиздән әни булу бәхете киләчәк икән.
Бәби көткән ханымнар иртәгә начар уйлар уйламасын, барлык уйлары сабыйларына күчәр. Булачак әниләр шат күңелле булса, сабыйларын дөньяга җиңел китерерләр, бала сәламәт булыр.
Иртәгә кошларга аеруча мәрхәмәтле булыгыз. Канатлы дусларны ашаткан кешегә бәхет, иминлек киләчәк.
20 ноябрь сынамышлары:
Бу көнне кар күп булса, кыш карлы булачак.
20 ноябрьдә күп кар яуса, яз көне көчле ташкын көтегез.
Әтәчләр күп җырласа, җылытачак.
Карга борынын канат астына яшерсә, салкынайта.
Фото: татар-информ
Нет комментариев