Сынамышлар рубрикасы буенча яңалыклар
-
15 июньгә сынамышлар
Гүзәл затлар бүген өй җыештырырга теләсә, себерке белән тузан суырткычка тотынмасын. Бүген дымлы җыештыру оештыру хәерле. Бу очракта тормыштан иминлек китмәячәк.
-
9 июньгә сынамышлар
Иртәгә ике сарылы йомыркага тап булсагыз, аны һичшиксез кыздырып ашагыз! Болай итсәгез, барлык яла ягулардан, үзегез хакында ялган сөйләүдән котылачаксыз.
-
8 июнь сынамышлары
Элек 8 июньдә кояш баеганнан соң идән себерергә курыкканнар. Бу көнне кичтән идән себерсәң, бар гаиләңә хәвефле авыру җәлеп итәргә мөмкин икән.
-
6 июньгә сынамышлар
Иртәгә борчулы уйлардан, ялгызлыктан качарга тырышыгыз. Иртәгә “явыз көчләр” кешеләрнең сагышы, күз яшьләре белән “туклана”, имеш. Ә менә көлеп-елмаеп торганнардан алар кача икән. Иртәгә көнегезне күтәренке күңел белән үткәрегез!
-
3 июньгә сынамышлар
Кызлар, иртәгә чәчләрегезне үрмәгез. Таратып йөрсәгез, чәчләрегез куе, матур булыр.
-
2 июньгә сынамышлар
Иртәгә бакчада эшләү хуплана. Күңелен хезмәткә биргәннәргә бүген һичшиксез уңыш килергә тиеш икән.
-
29 майга сынамышлар
Иртәгә безгә ниләр кылу хәерле һәм нәрсә эшләргә кирәкмәс икән?
-
26 майга сынамышлар
Иртәгә бик сак булыгыз, башкаларга карата кечкенә начарлык кылсагыз да үзегезгә күпкә артып әйләнеп кайтачак.
-
19 майга сынамышлар
Борынгылар 19 майда эшсез утырырга ярамаган, дип ышанган. Көнегез хезмәттә үтсен, уңышка һәм иминлеккә ирешерсез. Ялкаулансагыз киресенчә булырга мөмкин.
-
18 майга сынамышлар
Бүген төнлә начар төш күргән булсагыз, кайгырмагыз, бу төнне күргән төшләр чынга ашмый, дип ышандыра 18 май сынамышлары.
-
16 майга сынамышлар
Борынгыларның сынамышларына ышансак, мул уңыш алыр өчен 16 майда бакчада хатын-кызлар эшләргә тиеш. Шулай да ирләр тик утырмасын, аларны башка эшләргә җәлеп итәргә кирәк.
-
13 майга сынамышлар
Иртәгә тормышыгызга байлык җәлеп итә аласыз.
-
6 майга сынамышлар
Иртәгә бәлеш көйсә... шатланыгыз!
-
22 апрельгә сынамышлар
Бүген кычкырып көлмәгез, утын да ярмагыз...
-
18 апрельгә сынамышлар
Борынгылар бу көнне сөлгеләрне югач, тышка, саф һавага киптерергә элгән. Мондый сөлгеләрдән файдаланганнан соң кешенең сәламәтлеге арта икән. Әмма башка әйберләрне юарга ярамый.