15 июньгә сынамышлар
Гүзәл затлар бүген өй җыештырырга теләсә, себерке белән тузан суырткычка тотынмасын. Бүген дымлы җыештыру оештыру хәерле. Бу очракта тормыштан иминлек китмәячәк.
Бүген тимер бизәнгечләр дә такмау хәерле икән. Тормышка авырлыклар килүне кисәтү өчен.
Бүген моңсуланырга, яшь түгәргә, дөньядан киткән якыннарны уйлап сагышка чумарга ярамый. Алар белән булган күңелле мизгелләрне генә искә алып, көлеп-елмаеп алу яхшы булыр.
15 июньдә елга-күлләрдә су коенудан тыелып торыгыз. Су кызлары бүген бик актив икән, имеш. Ачык сулыкларда кер дә чайкамагыз.
Бәби көткән гүзәл затлар бүген кибеткә бармасын. Бу эшне башка кешегә кушарга кирәк. Болай иткәндә бәби җитлегеп, сәламәт булып дөньяга килер.
15 июньдә начар уйларга бирелергә ярамый. Начарлык тормышка килергә мөмкин. Позитив уйларда булыгыз.
Кызлар, бүген көзге алдында артык бөтерелмәгез. Матурлык сакланыр.
Өйдән чыкканда бүген турыга гына карарга тырышыгыз. Як-якка бик каранмагыз. Тормыш юлларыгыз гел туры, имин булыр!
Бүген һавадагы кошларга игътибар итегез. Күпме кош күрәсез, ел дәвамында шулкадәр яхшы яңалыклар ишетергә әзер булыгыз!
15 июньдә туган кешеләр ачык күңелле, көлеп-елмаеп, күңел ачып яшәргә ярата. Аларга игътибар үзәгендә булу килешә. Опал ташы бәхет китерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев