Канда холестерин дәрәҗәсе күтәрелмәсен өчен берничә кагыйдәне гадәткә кертергә кирәк.
Беренчедән, сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз. Даими рәвештә спорт белән шөгыльләнегез, алкоголь белән мавыкмагыз, тәмәкедән баш тартыгыз, йокыгыз туйсын.
Икенчедән, зыянлы ризыклардан баш тартыгыз. Гадәттә холестерин майлы ризыкны күп куллану аркасында күтәрелә.
Өченчедән, тоз куллануны чикләгез. Шулай ук тәүлеккә кулланыла торган калорияләрнең 7 проценттан артыгын туендырылган майлар тәшкил итүен күзәтергә кирәк.
Дүртенчедән, тән авырлыгын контрольдә тотыгыз, тазаруга юл куймагыз. Ябыгу – бу күрсәткечне киметүнең яхшы ысулы.
Бишенчедән, сәламәт туклануга өстенлек бирегез. Рационда балык, коңгырт дөге,тулы бөртекле оннан икмәк һәм макароннар, чикләвек, җиләк-җимеш, яшелчә, кузаклылар булсын.
Фото Шедеврум нейрочелтәре тарафыннан барлыкка китерелгән
Нет комментариев