#ТәмлеБаулы: чокыр таба коймагы
Тәмлекәй

#ТәмлеБаулы: чокыр таба коймагы

Тәмле марафонның унынчы чыгарылышында чокыр таба коймагы пешерергә өйрәнәбез

Татар халкы бик күп төрле камыр ризыклары әзерли. Аш-су осталары әче камырдан да, төче камырдан да тәмле һәм үзенчәлекле әйберләр пешерә. Шалты авылында яшәүче Наҗия Гыйльфанова #ТәмлеБаулы марафонының унынчы чыгарылышында борынгы ризык – чокыр таба коймагы – пешереп күрсәтте.

Беренче карашка гади генә булып күренгән чокыр таба коймагы да хуҗабикәләрдән осталык таләп итә. Үзенчәлекле формасы, тәме, өстәлгә бизәп бирү ысуллары белән дә ул гади коймактан шактый аерылып тора.

– Бәләкәй чакта ерак әбиләргә, ягъни әнинең әнисе була инде, Хәнифә әбиләргә еш кына кунакка бара торган идек. Барган саен әбиебез безне чокыр таба коймагы пешереп сыйлый иде, – ди Наҗия апа. – Нинди коймак икән ул диярсез? Аның шундый серле, җыйнак кына матур бер чокырлы табасы бар иде. Ул безгә шушы табада коймаклар пешереп ашата иде.

Фото: шәхси архив
Фото: шәхси архив

Чокыр таба коймагы пешерү өчен шундый махсус таба, сыек май һәм камыр кирәк.

– Чокыр таба коймагы пешерер өчен эшне гади генә әче камыр ясаудан башлыйбыз, – дип аңлатты Наҗия апа. – 2-3 данә йомырка алабыз, бер чеметем генә тоз, бер-ике калак шикәр комы өстибез, ә балалар булганда мин шикәр комын күбрәк тә салам. Баллырак булса, алар коймакны ныграк ярата. Шуларны туглаганнан соң, бер бокал җылы сөт, аның өстенә коры чүпрә салабыз. Аны салгач, бераз каплап, кабарганын көтәбез. Аннары онны салып, гади коймак камырыннан куерак итеп камыр ясыйбыз һәм җылыга бераз гына кабарырга куябыз.

Камыр кабарганнан соң, аны чокыр табада пешерү дә осталык сорый. Табаның һәр чокырына яртылаш итеп сыек май салына, ул чыжлый башлагач, камыр салына.

Фото: шәхси архив
Фото: шәхси архив

– Камырыбызны бер чамарак итеп алып, һәрбер чокырга салып чыгабыз. Камырны күп салырга ярамый, ул кырыена чыга, ә аз салсаң, бәләкәй була, формасы матур булмый. Шуңа күрә пешерә-пешерә өйрәнә торган эш инде бу. Осталык кирәк, берсе зур, берсе бәләкәй булса да матур түгел, барысы да бер формада булса матур. Аны пешерә-пешерә өйрәнәсең, – ди Наҗия апа Гыйльфанова. – Камырны чокырчыкларга салып чыккач, тиз генә карыйсың, читкә чыгардае булса, аны чәнечке белән эткәләп, тигезләбрәк  куярга кирәк. Шулай әкерен генә пешерәбез. Менә минем дә берсе “мөгезле” кебек, икенчесе “койрыклы” кебек булды әле (көлә). Шулай шактый вакытны да сорый бу эш. Майны да шактый ала. Әмма тәмле, матур булгач, пешерүе дә күңелле.

Коймаклар суынганнан соң, хуҗабикә аларны оста гына, матур итеп тәлинкәгә өеп тә куйды.

– Камырын ясаганда бераз йөзем җимеше дә салырга була, алай тагын да тәмлерәк була. Ә суынгач инде, өстенә шикәр пудрасы сибәм, – ди Наҗия ханым. – Менә шундый гади, әмма шул ук вакытта кунаклар алдына да куярлык, табын күрке булырлык чокыр таба коймакларыбыз әзер дә булды. Илләребез – тыныч, тормышларыбыз – мул, ә чәйләребез тәмле булсын!

 


Нет комментариев