Баулыда балалар иминлеге игътибар үзәгендә
Җәмгыять

Баулыда балалар иминлеге игътибар үзәгендә

26 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә, шул исәптән Баулы районында, “Көзге каникуллар” дип исемләнгән профилактик чара уздырыла. Аның төп максаты – мәктәп каникуллары чорында балаларның юлларда имгәнүен булдырмау.

2026 елның тугыз аенда республика юлларында балалар катнашында 358 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 14 бала һәлак булган, 381 бала төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Балаларны автомобильдә йөртүгә бәйле вәзгыять аеруча борчу тудыра: ел башыннан бирле 13 бала-пассажирның гомере өзелгән.

Баулы районында да аянычлы очрак теркәлгән: алда күрсәтелгән чорда бер юл-транспорт һәлакәтендә бер балигъ булмаган бала һәлак булган, тагын бер бала җәрәхәтләнгән. Бүгенге көнгә, балаларны транспортта йөртү кагыйдәләрен бозган өчен, РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.23нче маддәсе 3нче өлеше нигезендә, 114 административ беркетмә төзелгән.

Шуңа күрә балалар күпләп йөри торган урыннарда балигъ булмаганнарны автомобильдә йөртү кагыйдәләрен бозуны кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар үткәреләчәк.

Юл кагыйдәләрен үтәмичә йөрүче җәяүле балалар да игътибарсыз калмаячак. Юл аша дөрес булмаган урыннан чыгу очракларын полиция хезмәткәрләре юл хәрәкәте яшь инспекторлары отрядлары, педагоглар, ата-аналар комитетлары, “Ата-аналар патруле” инициатив төркемнәре һәм “Беренчеләр хәрәкәте” белән берлектә контрольдә тотачак.

Кагыйдә бозу очраклары турында мәгълүмат балаларның белем алган урыннарына җибәреләчәк. Анда укучылар белән профилактик эш алып барылачак.

Моннан тыш, дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре мәгариф оешмаларында укучылар һәм аларның ата-аналары белән профилактик әңгәмәләр үткәрәчәк. Автотранспорт предприятиеләрендә һәм башка оешмаларда да юл хәрәкәте иминлегенә багышланган тематик лекцияләр узачак.

Татарстан Республикасы эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны көн яктысы кыскарган һәм һава торышы начарланган чорда аеруча игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

Җәяүлеләргә киемнәрендә яктылык чагылдыручы элементлар кулланырга киңәш ителә. Алар караңгы вакытта кешене машина йөртүчеләр өчен күренерлек итә һәм иминлекне арттыра.

Быел дәүләт автоинспекциясе инспекторлары балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган өчен 114 беркетмә төзегән.

 

Фото: Булат Минәҗев


Нет комментариев