Витаминнарга бай булган кәбестәдән салат рецепты тәкъдим итәбез
Кирәк:
Кәбестә — 500 грамм
Әстерхан чикләвеге — 80 грамм
Татлы борыч - бер данә
Шикәр — бер калак
Алма серкәсе —1-2 кашык
Ярты лимон
Тәменчә тоз
Кәбестәне вак итеп турыйбыз һәм лимон суты, серкә, шикәрне бергә бутап, кәбестәгә салабыз, маринадлыйбыз.
Борычны озынча итеп турыйбыз, чикләвекне ваклыйбыз.
Борыч белән чикләвекне кәбестәгә кушабыз, май өзтибез, бутыйбыз һәм 20 минутка калдырабыз, салат тәмләнсен өчен.
Салатка яшел аш тәмләткечләр дә кушарга була.
Нет комментариев