Росгвардиянең ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре 29 октябрьдә һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Хезмәтнең бүлекчәсе безнең шәһәрдә дә бар.
Ведомстводан тыш сак хезмәте физик һәм юридик затларның милеген саклауны тәэмин итә, шулай ук җәмәгать тәртибен саклауда катнаша.
Бүгенге көндә Татарстанда 18 меңнән артык объект, 39 меңгә якын фатир һәм аларның милекләре саклана торган урын ведомстводан тыш сак хезмәте карамагында тора. Көн саен, тәүлек буе, маршрутларга 76 мобиль тоткарлау төркеме чыга. Заманча технологияләр куллану, маршрутларны грамоталы төзү нәтиҗәсендә, ведомстводан тыш сак хезмәте экипажлары хәвеф сигналы буенча адреска санаулы минутлар эчендә барып җитә.
Ә башка вакытларда бүлек хезмәткәрләре, җәмәгать тәртибен һәм гражданнарның иминлеген тәэмин итеп, урамнарда патрульлек итә. 2025 елда Татарстанның мобиль төркемнәре 57 меңнән артык хәвеф сигналы буенча эшләгән. Нәтиҗәдә 700дән артык җинаять ачыкланган, җинаять эшләре ачылган, 3 меңнән артык административ хокук бозуга чик куелган.
Ведомстводан тыш сак хезмәте бүлекчәсе Баулыда да бар. Полиция капитаны Таһир Сабитов җитәкчелегендә эшләүче коллективта 30 хезмәткәр һәм ирекле ялланган 27 хезмәткәр исәпләнә. Шуларның берсе – финанс-икътисадый төркем баш бухгалтеры Нина Петровна Тульникова. Бүлектә ул 1993 елдан бирле эшли. Аның бурычлары даирәсенә бухгалтерлык исәбен оештыру һәм контрольдә тоту керә.
“Бүлектә мин инде 30 елдан артык эшлим. Биредә беренче көннәрдән үк яхшы атмосфера хөкем сөрә. Барлык хезмәттәшләр белән уртак тел таба алдым, бергәләп нәтиҗәле хезмәттәшлек итә башладык. Безнең хезмәткәрләр – ачык кешеләр, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер, – дип сөйли Нина Петровна. – Минем эш кызыклы һәм җаваплы. Һөнәремне яратам һәм күңелем яткан эш белән шөгыльләнүне зур бәхет дип саныйм”.
Һөнәри бәйрәме уңаеннан, Нина Тульникова хезмәттәшләренә бәхет, ныклы сәламәтлек һәм хезмәтләрендә уңышлар теләде.
Ведомстводан тыш сак хезмәте озак еллар милек сагында тору дәверендә, аның төп бурычы үзгәрешсез калды – дәүләтнең илкүләм иминлеген тәэмин итү, дәүләт эчендә тынычлык саклау.
Фото: Баулы районы ведомстводан тыш сак хезмәте бүлекчә архивы
Нет комментариев