Шалты авылы мәдәният йортында Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган “Горурлык кичерәбез” дип исемләнгән патриотик тәрбия дәресе оештырылды. Чара барышында балалар Бөек Ватан сугышы елларында совет халкының тарихи фактлары һәм каһарманлыгы белән таныштылар.
Чараны оештыручылар сугыш елларында өлкәннәрнең генә түгел, яшь кызлар һәм егетләрнең ватанпәрвәрлеге турында сөйләделәр. Укучылар тылда хезмәт куйган, инде бүгенге көндә өлкән буын, сугыш чоры балалары булып саналган, авылдашларыбыз турындагы истәлекләрне зур кызыксыну белән тыңладылар.
– Бөек Ватан сугышы да илебезгә, халкыбызга зур сынаулар алып килгән. Укучылар белән әңгәмә вакытында безнең заман геройлары – бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучылар турында сөйләштек, – ди Гөлназ Вахитова. – Чарада катнашучы укучыларга җиткерәсе килгән төп фикер –геройларны һәркем белергә, аларның батырлыклары турында сөйләргә һәм хөрмәт итәргә тиеш!
Фото: Гөлназ Вахитова.
Нет комментариев