Һөнәр сайлау – югары сыйныф укучылары тормышында мөһим һәм җаваплы карарларның берсе. Язмышын ватанны саклау белән бәйләргә теләүчеләр, офицер карьерасы турында хыялланучылар хәрби уку йортыларына керә ала. Баулы һәм Ютазы районнары хәрби комиссары Илшат Халитов хәрби белемнең нинди мөмкинлекләр бирүе, уку йортларына ничек сайлап алулары һәм абитуриентка нәрсәләр белергә кирәклеге турында сөйләде.
– Илшат Назимович, хәрби уку йортларында нинди һөнәрләргә укыталар?
– Инде бүген үк чыгарылыш сыйныф укучылары алдында, киләчәк тормышны нәрсә белән бәйләргә, белем алуны кайда дәвам итәргә, дигән сорау тора. Оборона министрлыгы карамагындагы уку йортларында бирелә торган офицер һөнәрен сайларга мөмкин. Алар барлыгы 43 (тулы исемлекне РФ оборона министрлыгы сайтында карарга була). Хәрби училищены тәмамлаучылар лейтенант погоннары ала, ватан сагына баса, солдатлар белән командалык итә. Моннан тыш, Росгвардия, гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Гражданлык яклавы Академиясе һәм чик буе гаскәрләре өчен белгечләр әзерли торган хәрби югары уку йортлары бар.
– Аларга кемнәр укырга керә ала?
– Хәрби училищега Кораллы Көчләрдә хезмәт итмәгән, 17-22 яшьлек гражданнарны кабул итәләр. Шулай ук армиядә хезмәт иткән һәм запастагы 24 яшькә кадәрге гражданнар керә ала. Контракт буенча хезмәт итүче 30 яшькә кадәрге хәрби хезмәткәрләр дә алына.
– Хәрби уку йортларына кызларны кабул итәләрме?
– Әйе, урта тулы яки урта һөнәри белемле кызлар шулай ук хәрби белгечлеккә керә ала. Укучылар туплаучы берничә уку йорты бар. Мәсәлән: Рязань десант училищесы, Кострома химик саклау училищесы, Мәскәү хәрби университеты. Кызлар арасында Санкт-Петербург шәһәрендәге хәрби-медицина академиясе һәм элемтә академиясе аеруча популяр. Уку йортларын тәмамлаган кызларга да, егетләргә дә лейтенант исеме бирелә.
– Хәрби училищега кабул итүдә нинди шартлар бар?
– Төп шартлар – абитуриент тулысынча сәламәт, “А” категориясенә ия булырга тиеш, шулай ук бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре исәпкә алына. Һәр училищеның үз таләпләре бар, әмма аларда узу баллары гражданлык югары уку йортларына караганда түбәнрәк, шуңа күрә керү җиңелрәк. Кандидатлар медицина комиссиясе, һөнәри психологик сайлап алу (тестлаштыру) узалар, аннары училищеда физик әзерлек тапшыралар. Шунысын да билгеләп үтәсем килә: керү имтиханнарын тапшырырга башка шәһәрдәге уку йортына бару мәҗбүри түгел. Аларны Казан танк училищесы базасында тапшырырга мөмкин. Анда күчмә комиссия килә. Абитуриентлар шунда җыелалар һәм өстәмә имтиханнарны тапшыралар, нәтиҗәләр алар укырга керергә теләгән югары уку йортларына җибәрелә. Аларны нәтиҗәләр канәгатьләндерсә, чакыру җибәрәләр , ул чагында укучылар училищега баралар.
– Хәрби уку йортларында белем алу шартлары нинди?
– Хәрби училищеда уку вакыты, уку йортына карап, дүрт елдан биш елга кадәр тәшкил итә. Уку вакытында түләүсез туклану каралган, хәрби форма бирелә, казармада яки тулай торакта бушка яшиләр, барысы да хәрби училищеның мөмкинлегенә бәйле. Шулай ук, уку барышында, ел саен ике каникул ялы бирелә. Берсе – кышкы сессиядән соң, ул, гадәттә, ике атна дәвам итә, җәйге ял бер ай була. Хәрби училище курсанты акчалата тәэмин ителә – икенче курста курсант оборона министрлыгы белән контракт төзи. Хезмәт хакы контрактчылар алган кебек – 30 мең сумнан артык.
– Хәрби уку йортына укырга керергә теләүчеләр кая мөрәҗәгать итә ала?
– Тормышын Кораллы көчләр белән бәйләргә, офицер булырга, ватанны сакларга теләгән барлык кешеләрне Баулы шәһәре, Баулы һәм Ютазы районнары хәрби комиссариатына чакырам. Адресы: Баулы шәһәре, Гоголь урамы, 16нчы йорт. Без кандидатның шәхси эшен формалаштырабыз, медицина комиссиясе уздырабыз, һәм, уку елы ахырында егетләр хәрби училищега укырга керә ала. Хәрби комиссариатка әти-әниләр белән дә килергә мөмкин. Без һәрвакыт сезнең белән сөйләшергә әзер, уку шартлары һәм нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында җентекләп сөйләрбез.
Фото: Индира Сәйфуллина
Нет комментариев