Фәнис Яруллин исемендәге Кызылъяр мәктәбе кунаклар кабул итте. Биредә авыл мәктәбе тарихына 130 ел тулуга багышланган юбилей чарасы узды.
Агымдагы уку елы Кызылъяр мәктәбе өчен бик үзенчәлекле: авылда белем учагы ачылуга – 130 ел, урта гомуми белем мәктәбе оешуга – 60 ел, мәктәпнең хәзерге бинасы кулланылышка тапшырылуга – 45 ел.
Юбилей чарасына күп кенә кунаклар килде – ветеран укытучылар, мәктәпне төрле елларда тәмамлаган чыгарылыш укучылары, раойн җитәкчелеге. Аларны Кызылъяр мәктәбе директоры Альбина Аминова сәламләде.
“Бүген һәркем үзенең самими бала чагына, яшьлек елларына, үсмер чорына әйләнеп кайтып, күңелендә булган хатирәләрне яңартып, күңел дәфтәрен тулыландырып, тагын да килү теләге белән күтәренке кәеф белән китә алса иде”, – дип мөрәҗәгать итте ул юбилей чарасына килүчеләргә.
Тәбрикләү сүзләре белән Кызылъяр авылы “Җәмигъ” мәчете имам-хатыйбы Фәнис хәзрәт Хәлфетдинов, Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина, Баулы районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Галина Ананьева чыгыш ясады.
“Кызылъяр мәктәбе бүгенге көндә дә шәһәр мәктәпләре белән бер рәттә тора, яхшы нәтиҗәләре белән сөендерә, – дип билгеләп үтте Илмира Хөснуллина. – Уку йортының уңышлы эшчәнлеге өчен мәктәп директоры Альбина Аминовага зур рәхмәт. Коллектив бик тырыш, перспективалы, ветеран укытучыларның традицияләрен дәвам итәсез”.
Бәйрәм бүләксез булмый дип, ул мәктәпкә җиһаз алырга сертификат тапшырды. Шулай ук ветеран укытучылар “Баулы районына – 95 ел” юбилей медале белән бүләкләнделәр. Хәзерге вакытта хезмәт куючы педагогларга да төрле дәрәҗәдәге грамоталар тапшырылды.
Бәйрәмнең алып баручылары, үзләре дә шушы мәктәпне тәмамлаган Ленир Дәүләтшин белән Ләйсән Гамирова Кызылъярда белем йорты тарихын бәян иттеләр.
Бәйрәмнең кадерле кунаклары – ветеран укытучылар – элек эшләгән елларын искә алдылар, дус-тату коллектив булып эшләгәннәрен сөйләделәр.
Юбилей чарасына уку йортын төрле елларда тәмамлаган кызылъярлар да килде. Урта мәктәпне беренче чыгарылышы буларак 1968 елда тәмамлаган Резидә Хаҗиәхмәтова белән Наҗия Нигъмәтуллина-Инсапова җылы хатирәләре белән чыгыш ясадылар.
“Сигезенче классны тәмамлагач, без документларыбызны Акбуаның 2нче мәктәбенә илтеп биргән идек. Кызылъярда урта мәктәп ачыла дигәч, укытучыбыз Роза Мөхәммәтҗанова безнең документларыбызны алып кайткан. Шулай итеп без, ун кыз, кире мәктәбебезгә кайттык һәм аны 1968 елда тәмамладык”, – дип истәлекләре белән уртаклашты Наҗия апа.
“Безнең укытучылар безгә белем биреп кенә калмадылар, ныклы тәрбия бирделәр, эшкә өйрәтеп үстерделәр, – дип хатирәләрен яңартты Резидә апа. – Бервакыт авылга кайткач, директорыбыз Фазыл Закирович белән очрашырга туры килде. Мин күрешергә өлгерә алганчы, ул, кулын сузып, күрешергә килде. Шул вакытта алдан кул сузарга өлгерә алмаганым өчен миңа оят булды. Менә шул чагында миңа, без аларны хөрмәтләгән шикелле, алар да безгә зур ихтирам белән карыйлар икән бит, дигән уй килде. Хәзерге укучылар – укытучыларына, ә укытучылар укучыларына менә шулай хөрмәт белән карсыннар иде. Шул вакытта тормыш та матур, күңелле була”.
Юбилейда элек эшләгән ветеран укытучыларны җылы сүзләр белән искә алдылар.
Истәлекләр, бүләкләүләр җыр-биюләр белеән үрелеп барды. Юбилейның беренче өлешеннән соң, кунакларга мәктәп буйлап экскурсия оештырылды. Махсус әзерләнгән фотозонада фотога төшүчеләр дә күп булды.
Нет комментариев