Баулы районында яңа табиб кабул итә
Яңалыклар

Баулы районында яңа табиб кабул итә

Баулы район үзәк хастаханәсенең стоматология бүлегендә яшь табиб-стоматолог-хирург Ровшен Джораевич Худайберенов эшли башлаган.

Ровшен Джораевич Худайберенов 2022 елда Мордовия дәүләт университетын тәмамлаган, “Стоматология хирургиясе” белгечлеге буенча ординатурада узган. Уку вакытында байтак тәҗрибә тупларга өлгергән.

Яңа белгеч инде пациентларны кабул итәргә дә кереште. Стоматолог-хирург тешләрне алу белән генә шөгыльләнми. Ул тешләрнең, казналыкларның, авыз куышлыгының лайлалы тышчасы һәм йомшак тукымаларының хирургия авыруларын, шул исәптән ялкынсыну процессларын, шешләр (киста), яман булмаган шешләр һәм башка чирләрне дәвалый.

Фото: Баулы район үзәк хастаханәсе

 


Нет комментариев