Эндокринолог, медицина фәннәре кандидаты Зөһрә Павлова антибиотиклар белән дәваланырга мәҗбүр булган кешеләргә туклану буенча киңәшләрен бирә. Табиб белдерүенчә, иң беренче чиратта, көн саен җитәрлек күләмдә су эчәргә кирәк.
Шулай ук антибиотиклар белән дәвалану чорында майлы, кыздырылган, маринадланган, тозлы һәм ысланган ризыкларны, казылык, майонез һәм башка соусларны, шулай ук җиләк-җимеш сокларын куллануны чикләргә киңәш ителә.
Моннан тыш, табиб бу чорда сарымсак һәм суган куллануны да чикләргә тәкъдим итә.
Организмга әче сөт продуктлары һәм клетчаткага бай ризыклар файдалы булырга мөмкин. Алар эчәклек микрофлорасын саклауга ярдәм итә.
Шулай ук көн саен яшелчә ашарга кирәк. Табиб көнлек яшелчә күләмен 400 граммнан киметмәскә, мөмкин булса, 600 граммга җиткерергә киңәш итә. Яшелчәләрне яхшылап чәйнәү дә мөһим.
Антибиотиклар кабул иткәндә рационга метионинга бай продуктларны да кертергә мөмкин. Аларга кызыл уылдык, минтай, ставрида, скумбрия, судак, чуртан һәм горбуша кебек балыклар, кальмар, йомырка, соя, шулай ук миндаль, фисташка, арахис, грек чикләвеге, фундук һәм кунжут керә.
Моннан тыш, майлылыгы түбән эремчек, сыр, күркә һәм тавык ите дә аксым чыганагы булып тора.
Фото Шедеврум нейрочелтәре тарафыннан барлыкка китерелгән
Нет комментариев