Бу хакта редакциягә Баулы районы юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе хәбәр итте.
Суд М.Шиһаповны, РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.28нче маддәсенең 1нче өлешендә каралган административ хокук бозуда гаепле дип тапкан һәм, 19 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 45 мең сум административ штраф билгеләгән. Ф.Шакировка да 45 мең сум штраф һәм 18 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү билгеләнгән.
Р.Нугаев та РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.28нче маддәсенең 1нче өлеше (транспорт чарасы белән айнык булмаган килеш идарә итү) буенча гаепле дип табылган. Аңа 45 мең сум штраф һәм 18 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләнгән.
Э.Хисмәтуллин РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.26нчы маддәсенең 1нче өлешендә каралган административ хокук бозуда (исереклек халәтенә медицина тикшерүе узудан баш тарту) гаепле дип табылган. Аңа да 45 мең сум штраф һәм 18 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләнгән.
Шуны истә тотыгыз: исерек килеш автомобиль белән идарә итү – үлемгә китерергә мөмкин булган хокук бозу.
Фото: татар-информ
Нет комментариев