Баулы шәһәрендә яшәүче Шәмсия Әлтәф кызы Әлтәповага 85 яшь тулды. Ул – тырыш хезмәте белән районда зур хөрмәт казанган, “Татарстанның атказанган укытучысы”, “Халык мәгариф отличнигы” исемнәренә лаек булган мөгаллим. 85 яшьлек юбилеен көр күңел белән, кунаклар килүгә пилмән һәм өчпочмаклар пешереп каршы алды.
Шәмсия апа тумышы белән Яңа Чүте авылыннан, ул – Әлтәф һәм Гөлбикә Әлтәповларның дүртенче баласы. 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлануга, гаилә башлыгын фронтка алалар. Йөкле хатын, өч баласын (6, 4 һәм 2 яшьлекләрне) кочаклап, ирен фронтка озата. 12 октябрьдә Шәмсия дөньяга килә. Әниләре бик тырыш, уңган кеше була: сыер асрый, колхозда кара тиргә батып эшли, тегә дә, бәйли дә белә. Бу тырышлык балаларына да күчә.
Кыз башта Яңа Чүте авылында сигез ел укый, аннан Поповка мәктәбендә югары сыйныф белемен ала. Мәктәпне бик яхшы билгеләренә тәмамлаган, һәрвакыт белемгә омтылган кыз Алабуга педагогия институтында укый, эшләргә дә өлгерә.
Шәмсия Әлтәф кызы гомере буе мәгариф өлкәсендә хезмәт куя. Бик күп җәмәгать эшләрендә катнаша, укыту эшендәге бик күп проблемаларны өйрәнә. Аның юлыннан китеп, математика укытучысы булган укучылары аңа рәхмәтле, аның белән горурланалар. Лаеклы ялда булса да, укучылары аны онытмый, һәрвакыт хәлен белешеп, сәламнәр җиткереп, кунакка килеп торалар.
– Пенсиягә чыккач, иң авыры шул булды: мин үземнең белемемнең әрәм булып ятуына борчылдым, – ди Шәмсия апа. – Ләкин репетиторлыкны яратмадым, ә консультациягә каршы түгел идем. Берничә тапкыр репетиторлык белән шөгыльләнеп карадым да, акчасын яндырдым. Без бит башкача тәрбияләнгән: бала аңламаса, дәрестән соң калдырып аңлата идек, соңгы чиккә кадәр тырыша идек.
Шәмсия Әлтәпованы тәбрикләргә бертуган апасы Мөгаллимә Гафурова, аның балалары һәм оныклары килде. Алар аны туган җанлы, ярдәмчел, кунакчыл, киң күңелле, сабыр булганы өчен яраталар.
– Шәмсия апабыз – безнең горурлыгыбыз, нәселебезнең якты маягы, — дип сөйли апасының кызы Флёра Якупова. – Апам киңәше белән мин дә математика укытучысы юлын сайладым. Бу фәнне яратырга өйрәткәне өчен, апабызга чиксез рәхмәтлемен.
– Минем өч әнием бар – тудырган әнием, каенанам һәм Шәмсия апам. Эштән бушаган арада аларның хәлләрен белеп, ярдәм итеп яшибез, – ди Мөгаллимә апаның икенче кызы Люзия Галимова.
– Минем туганнарым – алтыннар. Иң якын туганым – апам, аның балалары һәм оныклары да шулкадәр якын итәләр мине. Алар миңа үз балаларым кебек. Үземне бер дә ялгыз хис итмим.
Юбилярны хезмәттәшләре дә котлады, бүләкләр тапшырды. 2нче мәктәпнең профсоюз оешмасы җитәкчесе Ләйлә Калугина коллектив исеменнән тәбрикләү сүзләре җиткерде. Мөгаллимнең укучысы, аның укыту ысулларын үз практикасында кулланучы педагог, 2нче мәктәпнең математика укытучысы Илмира Шәйхиева да җылы теләкләрен әйтте.
– Шәмсия Әлтәфовна гадел, таләпчән һәм шул ук вакытта олы йөрәкле педагог булды, – дип уртаклашты Илмира Шәйхиева. – Хәзер дә без аның белән теләсә кайсы темага сөйләшеп утыра алабыз, бик белемле ул.
– Ул бит әле завуч та булды, мәктәп тормышы өчен җавап бирде, – дип өстәде элекке хезмәттәше Вера Подавалова. — Иң катлаулы эшләр безнең мәктәп аша үтте. Мәсәлән, биш көнлек уку системасын беренчеләрдән булып без керттек. Шәмсия Әлтәфовна бу хакта фәнни институтларда чыгыш ясады.
Шәмсия апа бүген дә белемен камилләштерү юлында – ясалма фәһем темасын өйрәнә, телевизордан фәнни тапшырулар, документаль фильмнар карый, газеталар укый, кул эшләре белән шөгыльләнә.
ФОТО: ЛӘЙСӘН СӘЕТГӘРӘЕВА
Нет комментариев