#ТәмлеБаулы марафонының җиденче чыгарылышында бишенче ел рәттән үткәрелүче “Токмач-баттл” гастрономия фестивале турында бәян итәбез.
Токмач көне уңаеннан, Кызылъяр мәдәният йортында шаулап-гөрләп Токмач бәйрәме узды. Быел ул Россия халыклары бердәмлеге елына багышланды.
Токмачлы аш – татар халкының иң киң таралган җылы ризыкларның берсе. Бүген өстәл күп төрле ризыклардан сыгылып торса да, кадерле кунак килгәндә, дини мәҗлес-ашлар үткәргәндә татар халкы табын күрке итеп токмачлы аш чыгара. “Токмач-баттл” гастрономия фестивале татар халкының менә шул аш-су гадәтен саклап калу максатыннан үткәрелә дә инде.
Традициягә кергәнчә, бәйрәм быел да татар, рус, удмурт, чуваш милли-мәдәни үзәкләре вәкилләре катнашында узды. Кызылъярга “Нечкә билләр” (Татар Кандызы), “Уба кызлары” (Уба), “Мастерицы” (Александровка), “Красотки” “Васькино-Туйралы), “Тыкмась но укмась” (Покров-Урыстамак) командалары килде. Алар бергәләп токмач камыры бастылар, җәйделәр, кистеләр, алдан әзерләп алып килгән ит шулпасында пешереп, дуслык табыны кордылар: токмачлы аш янына милли ризыклар да куйдылар.

Өй токмачын барлык милләтләр дә ярата, һәрберсенең үз рецепты бар
“Традицион токмач камырын, гадәттәгечә, йомырка һәм оннан басалар. Кемдер су өсти, кемдер – юк. Ә мин өйдә бу рецепттан бераз читкә китәм: бераз тоз һәм көнбагыш мае өстим. Токмачны да мин элеккечә киптермим, туңдыргычта туңдырып куям”, – дип уртаклашты Покров-Урыстамак командасыннан Валентина Бахтиярова.
Татар Кандызыннан Илүзә Сәмигуллина да токмач камырына тоз өсти икән:
“Безнең токмачның үзенчәлеге шунда: камырга су кушмыйбыз. Шуңа күрә безнең камыр сап-сары була, кискән токмачның төсе дә матур”.
“Уба кызлары” командасыннан Нәфисә Шәңгәрәева токмачны йомырка һәм оннан гына баса.
“Мин беренче кискән токмачымны хәтерлим. Безнең әнкәйләр бик матур иттереп токмач кисәләр иде. 6нчы, 7нче класста укыганда ук безне токмач кисәргә өйрәттеләр алар. Хәзерге көнгә кадәр токмач кисәм, яратам бик, яратып эшлим ул эшемне”, – дип уртаклашты Нәфисә Шәңгәрәева.
Александровка авылыннан Оксана Хаҗиева әйтүенчә, токмач – интернациональ, тылсымлы ризык һәм ул һәр халыкның үзенчәлекле була.
“Мәсәлән, без шулпаны ике төрле ит белән әзерләдек – тавык һәм сыер итеннән. Токмачлы шулпага үзебезнең серле ингредиентны да өстәдек – сельдерейны. Шуңа күрә тәме үзенчәлекле килеп чыкты”, – дип сөйләде Оксана Хаҗиева.
Сүз уңаеннан, быелгы бәйгедә җиңүчеләр билгеләнмәде. Барлык катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Нәфисә Шәңгәрәевадан токмачлы аш рецепты
Ингредиентлар:
*йомырка
*он
ЭШ БАРЫШЫ
1. Йомырканы туглыйбыз, он өсти-өсти, каты камыр басабыз.
2. Камырны 5 минут ял иттергәч, юка итеп җәябез һәм 10-15 минут киптерәбез.
3. Җәемне киң тасмаларга кисәбез һәм, берсе өстенә берсен тезеп, үткен пычак белән нечкә итеп кисәбез.
4.Токмачны сыер яки тавык ите шулпасына салып, берничә минут пешереп алабыз, яшеллек өстибез.
Токмачлы аш – табын күрке, татар халкының электән килгән традициясе. Тәмле булсын!
Фото: Ләйсән Сәетгәрәева
Нет комментариев