Яшел килеш җитлекми калган татлы болгар борычларыннан да кыш көннәрендә иткә дә, балыкка да, пешкән макароннарга кушар өчен дә менә дигән тәмләткеч ясарга була. Паста ипигә ягар өчен дә тәмле була, ул соусны хәтерләтә.
Яшел борычлардан тәмле паста ясау өчен 1 килограмм чамасы борыч, бер чәй калагы тоз, чеметем генә төелгән кара борыч, ике аш калагы 9% аш серкәсе, 3-4 чәй калагы үсемлек мае, 3-4 тырнак сарымсак һәм бер чәй калагы шикәр комы кирәк булачак.
Борычларны юып, эчендәге орлыкларыннан чистартырга, иттарткычтан яки блендер белән вакларга. Килеп чыккан массаны калын төпле чуенга салып, май, тоз, кара борыч, шикәр комы һәм сарымсакны өстибез. 10 минут чамасы пешергәч, аш серкәсен өстибез дә тагын 5-6 минут пешерәбез. Әзкр пастаны стерильләштерелгән банкаларга салып, саклауга куябыз.
Фото: Индира Сәйфуллина
Нет комментариев