Баулыда яңа юл ачылды
Яңалыклар

Баулыда яңа юл ачылды

Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан, “Баулы шәһәрен әйләнеп үтү” яңа автомобиль юлы тантаналы рәвештә файдалануга тапшырылды.

Тантанада «Главтатдортранс» директоры вазыйфаларын башкаручы Александр Куканов һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов катнашты.

Юл “Район үзәкләрен әйләнеп үтү” республика программасы нигезендә төзелгән. Озынлыгы 3,3 чакрым булган яңа участок юлны Казан – Оренбург федераль трассасы белән тоташтыра һәм транзит транспортларын шәһәрнең төньяк-көнбатыш өлеше аша җибәрергә мөмкинлек бирә. Баулы халкы өчен бу үзгәреш тыныч урамнар, торак кварталларда тузан һәм шау-шуның кимүе дигән сүз.

Инфраструктура заманча таләпләргә җавап бирә: ике катлы асфальт-бетон капламы, ныклы вак таш нигез һәм ныгытылган юл читләре. Юл астында су, нефть, газ үткәргечләр, электр һәм элемтә челтәрләре яңадан урнаштырылган. Явым-төшем суларын агызу өчен торбалар куелган.

Юлдан хәрәкәтне ачу хокукы Баулы районы юл хуҗалыгы ветераны, Илгизәр Абдрахмановка бирелде. Тантана алдыннан, район башлыгы Ильяс Гозәеров аңа “Баулы районына – 95 ел” юбилей медален тапшырды.

Фото: М.Кандаурова


Нет комментариев