Офтальмолог күзләрне саклау өчен өч кагыйдә турында искәртте.
Көндәлек гадәтләрнең кайберләре сиздермичә генә күрү сыйфатында чагылырга мөмкин. Бу хакта офтальмолог аңлата.
Офтальмолог өч кагыйдә турында кисәткән.
Беренчедән, бервакытта да контактлы линзаларны салмыйча йокларга ятмагыз. Белгеч сүзләренчә, линзаларны төнгелеккә салмаучы кешеләрдә күзнең челтәр катлавы бозылу 5-10 тапкыр ешрак очрый.
Икенчедән, күзләрне кул белән умагыз. Мондый гадәт бөтенләй зыянсыз кебек тоела. Ләкин бармакларда тузан, косметика, бактерияләр, кайчакта иреннәрдәге герпес вирусы да була. Табиб күзләрне уасы килгәндә, салкынча су белән юарга киңәш итә.
Өченчедән, күзләр өчен куллану вакыты чыккан даруларны, тамчыларны һәм косметик чараларны кулланмагыз, бу да куркыныч. Табиб ассызыклавынча, тамчылар салынган ачык флакон 28 көн дәвамында яраклы, аннары анда бактерияләр үрчи башлый.
Күзләр өчен подводка һәм тушь та, өч ай файдаланганнан соң, микроблар өчен резервуарга әверелә.
Фото Шедеврум нейрочелтәре тарафыннан барлыкка китерелгән
Нет комментариев