Табиб D витаминын тулыландыру өчен файдалы салат әзерләргә өйрәтә.
Сүз D витамины турында барганда, күпләр шундук Кояш һәм аның җылы нурлары турында искә төшерә. Кояш җитмәсә, нишләргә соң? Табиб һәм телетапшырулар алып баручы Александр Мясников бу очракта безгә тәмле һәм гади салат ярдәмгә килер дип ышана.
Бу гади генә салатны әзерләү өчен тәрәч (треска) бавыры, пешкән йомырка һәм яшел суган кирәк, дип билгеләп үтте кардиолог «Доктор Мясников» авторлык программасы эфирында. Бу ризыклар D витаминына гына түгел, лецинга да бик бай.
"Бик гади салат, без аны барыбыз да бик яхшы беләбез, әмма никтер әзерләргә генә онытабыз. Өйдә тәрәч бавыры һәм пешкән йомырка булырга тиеш. Тагын яшел суган. Аларны чәнечке белән изеп тә була, ләкин мин үзем күбрәк эре итеп турарга яратам", — дип сөйләде табиб.
Кардиолог салат тәмлерәк һәм сусылрак булсын өчен яшел кыяр, бераз кинза һәм петрушка өстәргә киңәш итә. Гади салат кына түгел, ә омега-3 һәм фолий кислотасына бай чын витаминлы коктейль килеп чыга.
“Мин бу салатка башкача бернәрсә дә өстәмим, бернинди соуслар да", — дип белдерә табиб.
Фото Шедеврум нейрочелтәре тарафыннан барлыкка китерелгән
Нет комментариев