Аккошлар җылы якларга җыена
Җәмгыять

Аккошлар җылы якларга җыена

Поповка авылы янындагы күл – Баулы төбәгендә иң матур урыннарның берсе. Ел саен язын һәм көзен бирегә Кызыл китапка кертелгән аккошлар туктала. Хәзер аларның көзге күчеш чоры.

Быел көз озакка сузылды һәм җылы булды, шуңа күрә күл өсте әле ката башлаган гына. Шул сәбәпле, аккошлар боз булмаган өлешендә генә йөзә. Күл тулысынча боз белән капланганчы, кошлар монда булачак әле. Хәзер суда 25ләп аккош йөзеп йөри – барысы да җылы якларга очар көнне көтә, көч җыя.

– Безнең күл, монда чишмәләр булу сәбәпле, декабрьгә кадәр тулысынча катмый, – дип сөйли җирле аучы Илья Попов. – Декабрь урталары җиткәндә аккошларның барысы да очып китә. Соңга калып торганнары да шул чакта китә.

Илья Борисович ел әйләнәсе диярлек күлне, кошларның гадәтләрен күзәтеп тора. Язын һәм көзен аккошлар килүе авыл халкы өчен бер бәйрәм кебек: монда аларны рәнҗетмиләр, аларга сокланып кына карыйлар. Кайбер елларда күлгә 50ләп, хәтта 70ка кадәр аккош тукталган чаклар да булган.

– Язын башта бик күп җыелалар, аннары төрле якка таралалар, бер пар гына кала. Ә быел инде ике парның да шушы күлдә оя корып, бала чыгарганын күрәбез, — ди Илья Попов. – Каралары – быелгы балалар, ап-аклары – аларның әти-әниләре. Болардан тыш, биредә башка аккошлар да бар.

Аккошлар, гадәттә, кеше тавышы булмаган урыннарны, камышлар  арасындагы тын сулыкларны ярата. Әйтерсең лә Поповка күле нәкъ менә алар өчен махсус ясалган кебек. Татарстан Республикасы Биоресурслар дәүләт комитетының Баулы районы бүлеге җитәкчесе Азат Минәҗев сүзләренә караганда, аккошларны Кырымсарай авылы янындагы күлдә дә, Николашкино карьерларында да күзәтәләр. Шулай да еллар буе даими тукталыш урыны итеп алар, беренче чиратта, нәкъ менә Поповка күлен сайлыйлар.

Аккош – безнең якларда очучы кошлар арасында иң зурысы. Эре ата аккошларның авырлыгы 14 килограммга кадәр җитә. Алар, нигездә, суүсемнәрдән, төрле вак су җанварлары белән тукланалар. Хәзер алар май җыя, балаларын очарга өйрәтә. Аккошларның күл өсте буйлап матур гына күтәрелеп очуын, суга кабат әкрен генә төшүен күзәтү – үзе бер могҗиза. Алар кешеләрдән бик үк курыкмаса да, белгечләр кошларга якын бармаска, кул сузмаска киңәш итә.

– Аккошлар бик нәфис, матур булып күренсәләр дә, аеруча язын, оялаган чорда, бик куркыныч та булырга мөмкин, – дип аңлата Азат Минәҗев. – Ояларын, бәбкәләрен, йомыркаларын саклап, якын килгән һәркемгә ташланырга мөмкиннәр. Канатлары шулкадәр көчле ки, бер сугуда уртача үлчәмдәге ерткыч хайванны – төлкене, этне дә үтерә алалар, диләр. Күптән түгел генә безгә җирле халык та ояларына артык якын килгән кешеләрне куркытып куган чаклары булуы турында сөйләде.

– Аккошлар горур, үзсүзле, – дип сүзен дәвам итә Илья Попов. – Үз территорияләренә чит кошларны кертмиләр. Авыл казларын, үрдәкләрен дә якын китермиләр, куып җибәрәләр. Үзләрен, бу – безнең урын, дигән кебек тоталар.

Аккош образы татар халык җырларында, әкиятләрендә дә саф мәхәббәт, тугрылык буларак сурәтләнә. Парлашкач, гомерлеккә бер-берсенә дус, юлдаш булып калулары белән дә үрнәк алар.

Бу төр аккошлар Татарстан Республикасы Кызыл китабына кертелгән, аларны саклау – һәрберебезнең бурычы. Аккошларны аулау катгый тыела, закон бозучылар җаваплылыкка тартыла. Күл буенда яраланган, канаты җәрәхәтләнгән аккош күрсәгез, үзегез ярдәм итәргә тырышмагыз: кичекмәстән җирле Биоресурслар комитетына, ветеринария хезмәтенә яки коткару хезмәтләренә хәбәр итәргә кирәк. Табигать бизәге булган мондый затлы кошлар, соклануга гына түгел, ә яклауга да мохтаҗ.

Фото: Айгөл Идиятуллина


Нет комментариев