Айгөл ИДИЯТУЛЛИНА автор яңалыклары
-
Баулыларның бакчалары көлеп тора
Баулыда яшәүче Рима һәм Кәрам Нәҗмиевларның бакчалары оҗмах почмагын хәтерләтә. Биредә үсеп утыручы аллы-гөлле чәчәкләр, рәт-рәт тезелеп киткән яшелчәләр, тәртип һәм пөхтәлек – уңган хуҗаларның хезмәт нәтиҗәсе. Нәҗмиевлар бай тәҗрибә туплаган һәвәскәр бакчачылар – бу эш белән алар 20 елдан артык мавыга.
-
Баулылар “СМОГУкар”да узыштылар
Кырымсарай авылындагы картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр арасында “СМОГУкар” тренажёрларында ярышлар узды. Әлеге чара Россия Федерациясе Президенты грантлары фонды ярдәмендә тормышка ашырылучы “Ял көне СМОГУ-турлары” проекты кысаларында оештырылды.
-
Баулы районы полициясенең ярты еллык оператив-хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре
Россия эчке эшләр министрлыгының Баулы районы бүлеге 2026 елның беренче яртыеллыгында криминоген вәзгыятьне тотрыкландыруга, гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен җинаятьчел омтылышлардан яклауны тәэмин итүгә юнәлдерелгән оператив-хезмәт чараларын гамәлгә ашырган. Хисап чорындагы эшчәнлек нәтиҗәләре белән Россия эчке эшләр министрлыгының Баулы районы бүлеге җитәкчесе Марат Кадыйров таныштырды.
-
Баулы районында кышкылыкка мул азык әзерләнә
Баулы районында азык әзерләү чоры кызган чак. “Миннуллин” крестьян-фермерлык хуҗалыгында эш темплары һәм әзерләнгән азык күләме быелгы кышны тук һәм тыныч чыгарга тулы нигез бирә. Биредә һәр терлеккә 35 центнердан артык азык берәмлеге туплау планлаштырыла. Быел яуган мул явым-төшем сусыл һәм сыйфатлы азык культуралары үстерергә мөмкинлек биргән.
-
Баулыда мотоцикл пассажиры һәлак булган
Баулы шәһәрендә мототехника катнашында үлемгә китергән авария теркәлгән.
-
Контракт хезмәтенә кешеләр җыю дәвам итә
Баулы районында контрактлы хәрби хезмәткә җыю дәвам итә. Баулы шәһәре, Баулы һәм Ютазы районнары хәрби комиссары Илшат Халитов контрактчыларга нинди түләүләр каралуы һәм хезмәткә керергә теләүчеләр кая мөрәҗәгать итә алуы турында сөйләде.
-
Баулыда Хәтер көне билгеләп үтелде
1941 елның 22 июнендә, сугыш игълан итмичә, фашистлар Германиясе Советлар Союзына һөҗүм итә. Бөек Ватан сугышында һәлак булган 27 миллион кеше истәлегенә бөтен ил буйлап әлеге фаҗигале датага багышланган чаралар узды.
-
Баулы районында этләрне теркәү дәвам итә
Баулы районында этләрне теркәү кампаниясе актив рәвештә дәвам итә. 1400дән артык хайван чиплаштырылган инде. Баулы дәүләт ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре, Түбән Кама территориаль ветеринария куркынычсызлыгы һәм дәүләт күзәтчелеге бүлеге вәкиле белән берлектә, йорт хайваннарын теркәмәгән кешеләр арасында рейд уздырды.
-
Баулыда Сабан туена бүләк җыялар
Баулыда милли бәйрәмебез Сабантуе алдыннан, традициягә кергәнчә, бүләк җыю йоласы башкарылды. Җирле мәдәният хезмәткәрләре, халыкны бәйрәмгә чакырып, урамнар буйлап гармуннар, күңелле җырлар, биюләр белән шаулап-гөрләп үттеләр.
-
Баулыда экологик рейдлар дәвам итә
Баулы районында санитар-экологик икеайлык кысаларында юл буйларын тикшерү эшләре бара. “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесе белгечләре, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгы вәкилләре белән берлектә, юл янындагы территорияләрне карап чыктылар.
-
Баулыларга сак булу зыян итмәс
Баулы районында ел башыннан бирле дистанцион мошенниклыкның 41 очрагы теркәлгән. Полиция хезмәткәрләре профилактика эшләрен актив алып барса да, статистика һаман да борчуга салырлык: агымдагы елда райондашларыбыз 13 миллион сумнан артык акчаларыннан колак каккан.
-
Баулы районы хуҗалыкларында язгы кыр эшләре бара
Авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне минераль ашламалар белән тукландыру дәвам итә. Шулай ук туңга сөрелгән җирләрне һәм күпьеллык культураларны тырмалау эшләре бара.
-
Баулы районында хезмәт ветеранын 100 яшьлек юбилее белән котладылар
Ташлы авылында гомер итүче хезмәт ветераны Гөлфия Вәлиева бүген үзенең олуг юбилеен – 100 яшен билгеләп үтте. Бер гасырлык юбилее белән йөзъяшәрне балалары, күпсанлы онык һәм оныкчыклары, якыннары җылы итеп тәбрикләде һәм бу уңайдан бик тә күркәм бәйрәм оештырдылар.
-
Баулылар Ураза гаетен билгеләделәр
Бүген мөселманнар иң зур һәм мөбәрәк бәйрәмнәрнең берсе - Ураза гаетен билгели башладылар. Ул изге Рамазан ае төгәлләнү уңаеннан өч көн дәвам итәчәк. Баулы шәһәре һәм районының барлык мәчетләрендә дә иртән гает намазлары укылды.
-
Баулыда район ифтары узды
Баулыда изге Рамазан аеның 13нче көнендә “Өмет” мәчетендә район ифтары узды. Әлеге күркәм мәҗлес йөзгә якын дин кардәшебезне берләштерде. Рухи чарада район башлыгы Ильяс Гозәеров, Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.