Матди хәлегез яхшырсын дисәгез, иртәгә хатын-кызлар кул эшләре белән шөгыльләнсен. Чигү, бәйләү, тегү — 7 октябрьдә хәерле эшләр.
Бу көнне үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлеге ныклы булсын дип, догалар уку да дөрес булыр.
Иртәгә кунак чакырмагыз. Бусагагызны чит кеше атлап кермәсен. Сүзгә килүләрдән урап узарсыз. Ә менә кич белән барлык гаилә әгъзалары белән бергә җыелу дөрес булыр — ел буе татулык хөкем сөрер.
7 октябрьдә мөһим килешүләр төзергә киңәш ителми. Алар уңышлы булмаячак. Аеруча җитәкче кешеләргә сак булырга кирәк.
Ә менә туй көннәрен 7 октябрьгә билгеләгәннәргә бәхет елмаер. Аларның никахы ныклы булыр, бергә озак һәм тату яшәрләр.
7 октябрь сынамышлары:
Кырмыска оялары никадәр зуррак — кыш шулкадәр кырыс булыр.
Яфраклар саргайган, ләкин күпләп коелмый икән, салкыннар әле тиз генә килмәячәк.
7 октябрьдә күк күкрәсә, карсыз, кыска һәм җылы кыш көтегез.
Тиеннең йоны койрыгыннан башына таба коела икән, кыш хәтәр салкын булачак. Киресенчә булса, озын һәм юеш кыш киләчәк икән.
Фото Шедеврум нейрочелтәре тарафыннан барлыкка китерелгән
Нет комментариев