Традициягә кергәнчә, Кызылъяр мәдәният йортында быел да Өлкәннәр көне зурлап билгеләп үтелде. Бәйрәмгә 50дән артык өлкән яшьтәге кеше килде.
Кичәне Мәгъдәнур хәзрәт Асылгәрәев дога белән ачып җибәрде, Коръән аяте укыды. Дөньяда тынычлык урнашсын дип, кызылъярлар бергәләп дога кылдылар.

Кызылъяр җирлеге башлыгы Марсель Даутов бәйрәмгә килгән кунакларны Халыкара өлкәннәр көне белән тәбрик итеп, ихлас теләкләрен җиткерде. Өлкән буынга котлау сүзләре белән җирле ветераннар советы җитәкчесе Серинә Вәлиева һәм дин әһелләре дә чыгыш ясады.

“Сезне күрү белән күңелләрем күтәрелеп китте, чөнки сез берегездән берегез матур, шат күңелле булып, бирегә җыелгансыз. Шушылай бер-беребезне хөрмәт итеп, Аллаһ биргән гомеребезне бергә күрешеп, аралашып, матур итеп яшәргә язсын, – дип мөрәҗәгать итте Серинә Вәлиева авылдашларына. – Мин сезнең барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, еллар иминлеге, бәхетле киләчәк, бәхетле картлык телим. Күңелләрегез – һәрвакыт шат, йөрәкләрегез яшь булсын. Өйләрегез гөрләп торсын, ил-көннәр тыныч булсын иде”.
Кичә үзешчән артистлар чыгышы белән үрелеп барды. Бәйрәмдә, традициягә кергәнчә, Фәнис Яруллин исемендәге Кызылъяр мәктәбе укучылары да катнаштылар, әби-бабайларына иң матур шигырьләрен һәм җырларын бүләк иттеләр. Ленир һәм Кәрим Дәүләтшиннарның моңлы һәм дәртле җырлары һәркемнең күңеленә хуш килде.

Җыр-моңга сусаган өлкәннәр мул табын артында рәхәтләнеп концерт карадылар. Үзләре дә кимен куймадылар, биеделәр һәм җырладылар. Көр тавышлы, җор телле өлкән буын вәкилләре Илгиз Инсапов, Салават Котлыев чыгышларын өлкәннәр аеруча җылы кабул иттеләр.

Кунаклар казанда пешкән бәйрәм пылавыннан авыз иттеләр. Өлкән буын вәкилләре үзләре дә буш кул белән килмәгәннәр.
“Табынны әзерләргә аеруча зур ярдәм күрсәткән җирлегебез башлыгы Марсель Даутовка, “Кызылъяр” җәмгыяте җитәкчесе Илдар Фәтхетдиновка, эшмәкәрләр Ильвира Ворничан һәм Рафинат Хаҗиевка, күчтәнәчләр белән килгән авылдашларыбызга, мәктәп hәм балалар бакчасы коллективларына, ФАП, китапханә, музей, мәдәният йорты хезмәткәрләренә, пешекчеләргә зур рәхмәт! Өлкәннәргә курсәткән игелекләре үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын”, – дип уртаклашты җирле мәдәният йорты директоры Ленир Дәүләтшин.
Фото: Ләйсән Сәетгәрәева
Нет комментариев