Баулыда легендар «Нургали батыр» республика турниры узачак
Спорт

Баулыда легендар «Нургали батыр» республика турниры узачак

5 декабрь көнне Баулы шәһәренең универсаль спорт залында яшьләр арасында милли көрәш буенча «Нургали батыр» республика турниры үткәрелә. Әлеге дәрәҗәле спорт чарасы күп тапкырлар Сабантуй батыры булган Нургали Усманов истәлегенә багышлана.

Турнир 2014 елдан бирле даими рәвештә оештырылып килә. Ул танылган җырчы, Татарстанның халык артисты, милли көрәш буенча спорт остасы Вил Усмановның әтисе хөрмәтенә үткәрелә. Вил Нургали улы үзе дә Баулы һәм Казан Сабантуйларының күп тапкырлар абсолют батыры буларак, әтисенең данын лаеклы дәвам итүче шәхес.

Елдан-ел бәйгенең абруе һәм географиясе киңәя бара. Быел да келәмдә Татарстан районнарыннан гына түгел, ә күрше Башкортстан Республикасыннан һәм Оренбург өлкәсеннән дә килгән иң көчле яшь көрәшчеләр бил алышачак.

Спорт сөючеләрне һәм җанатарларны яшь батырларыбызга көч биреп торырга чакырабыз!

  • Үткәрү урыны: Баулы шәһәре, универсаль спорт залы.
  • Үткәрү вакыты: 5 декабрь 10:00 сәгатьтә.

Анонс

0+

Фото организаторлардан

 


Нет комментариев