Бу көнне авыр эшләр башкарырга, өзлеккәнче эшләргә ярамый икән. Ә менә хәйрия максаты белән эшләү хуплана. Мохтаҗларга ярдәм итәр өчен бил бөккәннәргә уңыш елмаячак.
21 ноябрьдә тормыштан зарланырга ярамый. Югыйсә, тиздән үткән көннәрегезне сагына башларсыз. Алар хәтта бик якты тоелмаган булса да... Бу көнне булганыннан канәгать булып, шөкер итеп үткәрегез.
Һәрнәрсәгә шатлана белегез — беренче таң нурыннан алып, кичке шәфәкъ матурлыгына кадәр. Позитив һәм рәхмәтле була белгән кешеләрнең теләге үтәлергә тиеш!
Тизрәк кияүгә чыгарга теләүче кызлар бу шимбәдә чәчен үрмәсен. Үрсә, озак кияүсез булыр.
Нидер кисмәгез, текмәгез, чикмәгез, бәйләмәгез, балта-пычкыларны да бер көнгә читкә куеп торырга була. Чөнки 21 ноябрьдә үткер әйберләр белән эш иткән кешене җәрәхәтләнү хәвефе генә түгел, мәхәббәттә проблемалар да көтәргә мөмкин икән.
Тавыш күтәрүдән дә сак булыгыз, талашмагыз. Сүзгә килешкән кешесе белән дуслашкан, гафу үтенгән кешеләрне сөенеч көтә!
Бу шимбәдә иртән мунча кергән кеше бик озак чирләмәс.
21 ноябрьгә каршы төндә яхшы төш керсә, беркемгә дә сөйләмәгез, тормышка ашмаячак.
21 ноябрь сынамышлары:
Көн аяз булса, кыш салкын булачак.
Яңгыр яуса, 19 декабрьгә кадәр юеш булачак.
Сулар туңса, декабрь салкын булачак.
21 ноябрьдә агачларда күп бәс булса, күп кар явуын көтегез, томан төшсә, җылытачак.
Җепшек кар яуса, яз яңгырлы булачак.Фото: татар-информ
Нет комментариев