Баулы шәһәренең “Колокольчик” балалар бакчасында “Без бергә. Без бердәм” дип исемләнгән гаилә бәйгесе үткәрелде. Анда төрле милләтләрне тәкъдим иткән алты гаилә катнашты. Һәр команда составында бала һәм аның әти-әнисе, әбисе, бертуганы чыгыш ясады.
“Колокольчик” балалар бакчасына төрле милләт балалары йөри. Алар башка халыкларның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән кече яшьтән танышып үсәләр. Халыклар дуслыгына багышланган гаилә бәйрәмнәре бакчада еш үткәрелә.
“Бүгенге чара Халыклар бердәмлеге елын ябу уңаеннан оештырылды, – дип билгеләп үтте “Колокольчик” балалар бакчасы мөдире Гөлназ Гәрәева. – Бу бәйрәмдә безнең төрле милләт халыкларын чагылдырган гаиләләр катнаша – руслар, татарлар, хәтта татарның каймагы булган мишәрләр, удмуртлар, шулай ук әрмән халкын чагылдырган гаиләләребез бар”.
“Без бергә. Без бердәм” дип исемләнгән гаилә бәйгесе мәктәпкәчә яшьтәге балаларның Россия халыкларына багышланган флешмобы белән бик күңелле башланып китте.
Чараның беренче этабында бәйгечеләр үзләре белән таныштырдылар, гаилә тарихы, милли тамырлары һәм гореф-гадәтләре турында сөйләделәр. Икенче этапта катнашучылар үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр: җырлады, биеде һәм тамашачыларны матур чыгышлар белән сөендерделәр. Өченче этапта гаиләләр, милли ризыкларын тәкъдим итеп, аларны әзерләү серләре һәм бәйрәм табыны белән бәйле традицияләр турында сөйләделәр. Сүз уңаеннан, аларның рецептлары балалар бакчасының киләчәктә булачак рецептлар китабына кертеләчәк.
Катнашучыларның чыгышларын район мәгариф бүлеге вәкилләре Ольга Сәхипгәрәева, Лилия Шәрапова һәм 2нче балалар бакчасының музыка җитәкчесе Людмила Кандаурова бәяләде. Аларга җиңүчеләрне билгеләү бер дә җиңел булмады: барлык гаиләләр дә бәйгегә зур әзерлек белән килгәннәр, бар тырышлыкларын куеп чыгыш ясадылар. Аларны бәйгегә әзерләүдә мәктәпкәчә учреждение коллективының да өлеше зур.
Нәтиҗәләргә килгәндә, беренче урын Гәрәевләр гаиләсенә бирелде. Икенче урында – Нургалиевлар, өченчедә – Галстян гаиләсе. Гран-при Зайдуллиннарга бирелде. “Иң дус гаилә” номинациясендә Шаиховлар гаиләсе җиңде, ә Мотошиннар “Гаилә традицияләрен саклаучылар” номинациясендә билгеләп үтелде. Барлык гаиләләргә дә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Ольга Сәхипгәрәева һәм балалар бакчасы мөдире Гөлназ Гәрәева әти-әниләргә ярдәмнәре, актив катнашулары һәм бәйгене әзерләүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерделәр.
“Без бергә. Без бердәм” бәйгесе чын мәгънәсендә гаилә, дуслык һәм бердәмлек бәйрәменә әверелде. Мондый чаралар балаларга төрле халыкларның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән танышырга, аларга хөрмәт белән карарга өйрәнергә ярдәм итә.
“Бүген без балаларның, ата-аналарның, педагогларның хәзерге гаилә кыйммәтләренә зур игътибар биргәннәрен күрдек, – дип уртаклашты жюри әгъзасы Лилия Шәрәпова. – Балалар үзләренең әти-әниләрен бүтән яктан күрделәр, әти-әниләр дә аларга бик сокланып, үзләренең балаларын бүтән яктан күрделәр. Әлеге чара бик тә кирәкле дип уйлыйм”.
Фото: Ләйсән Сәетгәрәева
Нет комментариев