Иртәнге аш кагыйдәләре
Киңәш

Иртәнге аш кагыйдәләре

Иртәнге аш белән дөрес туклану кагыйдәләре.

Иртәдән үк үзеңне яхшы хис итәр өчен, углеводларга бай ризыклар (мәсәлән, карабодай һәм солы боткасы) белән тукланырга кирәк. Алар сератонин бүленеп чыгуга да ярдәм итә.

Баллы ризык урынына бал яки кипкән җиләк-җимеш ашагыз.

Углеводтан кала, аксым да кирәк. Моның өчен күкәй, сөт һәм сөт ризыклары килешә. Составында аксым булган продуктларга ит тә керә. Ә иң җиңел вариант - омега-3 кислотасына бай булган балык.

Иртән яшелчә һәм җиләк-җимеш ашау да комачау итми. Тик ач карынга әфлисун, помидор, банан һәм хөрмә ашый күрмәгез - магний-кальций балансын бозарга мөмкин.

Организм иртән туклыклы итеп ашарга күнекмәгән, дисәгез, иң элек кайнар чәй эчегез. 15-20 минуттан инде ашказаныгыз авыррак ризыкны кабул итәргә дә әзер була. Физик эш белән шөгыльләнүчеләргә ботка, ит һәм балык ашау мәҗбүри.

Фото: татар-информ


Нет комментариев