Баулы шәһәренең “Алсу” балалар бакчасында “Без бердәм” дип исемләнгән гаилә фестивале узды. Һәр команда составында бала һәм аның әти-әнисе, әбисе, бертуганы чыгыш ясады.
Бәйге балаларның Россия халыкларына багышланган флешмобы белән башланып китте. Аннары кунакларны “Алсу” балалар бакчасы мөдире Айгөл Хаҗиәхмәтова сәламләде һәм уңышлар теләде.
“Без бу бәйрәмне, Халыклар бердәмлеге елын ябу уңаеннан, гаиләләрне берләштерер өчен оештырдык. Балалар бакчасы тормышында актив катнашканыгыз өчен, барыгызга да зур рәхмәт”, – дип мөрәҗәгать итте ул гаиләләргә.
Командалар беренче этапта үзләре белән таныштырдылар һәм, милли ризыкларын тәкъдим итеп, аларны әзерләү серләре, аның белән бәйле традицияләр турында сөйләделәр. Икенче этапта алар үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр: җырладылар, биеделәр, сәхнә күренешләре белән чыгыш ясадылар, рәсем төшерергә, биергә, брелок ясарга өйрәтү мастер-класслары үткәрделәр, мавыгулары турында презентацияләр тәкъдим иттеләр.
Катнашучыларны район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Ольга Сәхипгәрәева, “Росдетцентр”ның патриотик тәрбия бирү өлкәсендә проектларны тормышка ашыру бүлеге әйдәүче-эксперты Лилия Шәрапова һәм балалар бакчалары музыка җитәкчеләренең район методик берләшмәсе җитәкчесе Людмила Кандаурова бәяләде. Алар һәр гаиләнең оста булуын, “Алсу” балалар бакчасында өйдәгечә җылы һәм рәхәт мохит хөкем сөрүен билгеләп үттеләр.
Һәр гаилә төрле номинацияләрдә билгеләп үтелде: Фәррахетдиновлар – “Мәхәббәт тулы йөрәк”, Вәлиуллиннар – Иң иҗади гаилә”, Зәйнуллиннар – “Оста куллар”, Кәлимуллиннар – “Гаилә тарихы – рәсемнәрдә һәм фотоларда”, Исмаиловлар – “Гаилә традицияләрен саклаучылар”, Плаксиннар – “Милли колорит” номинацияләрендә. Бәйгечеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.
Рамзан Кәлимуллин бәйгедә әнисе Ләйсән белән катнашты. Кәлимуллиннар балаларын милли рухта тәрбияләүгә зур игътибар бирәләр.
“Без өйдә татарча сөйләшергә тырышабыз. Балларның әби-бабайлары белән шулай үз телләрендә аралашуына бик шатбыз. Әбиебез белән без татар халкының милли ризыкларын пешерергә өйрәндек, – дип уртаклашты Ләйсән Кәлимуллина. – Без улыбыз Рамзанны бу балалар бакчасына яшь тә сигез айда биргән идек. Аның бирегә йөрүенә бик шатбыз. Балалар бакчага сөенеп йөриләр, барасыбыз килми дип әйтмиләр”.
Бергәләп фотога төшкәннән соң, гаиләләр үзләре пешереп алып килгән тәм-томнары белән сыйланырга чәй табынына җыелдылар. Мондый чаралар гаиләләрне берләштерә, үз милләтенең гореф-гадәтләрен үсеп килүче буынга тапшырырга ярдәм итә.
Фото: Ләйсән Сәетгәрәева
Нет комментариев