Баулы хуҗабикәләре холодец ясый
Җәмгыять

Баулы хуҗабикәләре холодец ясый

Зур малның аякларыннан һәм баш өлешеннән тәмле итеп койка (холодец) ясарга була. Аның өчен гадәттә, малның аякларын махсус йонын өтеп чистарталар, кырып юалар һәм өлешләргә бүлгәлиләр.

Җитәрлек су, тәменчә тоз салып 4-5 сәгать талгын утта пешерәләр. Башлы суган, лавр яфрагы салып тагын бераз кайнатырга кирәк. Сөякләрне аралап, итен турарга яки иттарткыч аша чыгарырга кирәк, теләгән кеше сарымсак өсти ала. Әзер савытларга ит салгач, өстенә куе шулпаны салабыз. Бераз суынгач, аны суыткычта сакларга була.

Әгәр дә әзер итле өлешен шулпага салып тагын бераз кайнатсаң, аны тимер капкачлы стериль банкаларга салып капларга да мөмкин. Мондый холодец озак саклана, юлда йөртергә дә уңайлы.


Нет комментариев