Баулы ветеранына 100 яшь тулды
Төп тема

Баулы ветеранына 100 яшь тулды

Юбилярны котларга район хакимияте вәкилләре һәм элекке хезмәттәшләре килде. Кунаклар аңа ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм бәхетле гомер теләделәр.

Баулы районы башлыгы урынбасары Станислав Тимофеев Августа Ивановнаны район башлыгы исеменнән тәбрик итеп, чәчәк бәйләме, бүләк һәм Россия Президентының котлау открыткасын тапшырды. Озын гомерле юбилярны элекке хезмәттәшләре исеменнән Кәрим Курбанов котлады.

– Алга таба да борчу-мәшәкатьләрсез, сау-сәлаәмт булып яшәргә язсын. Сезне күптән беләм: һәрвакыт шат күңелле булдыгыз, күңелегезне беркайчан да төшермәдегез. Ә тормышта авыр чаклар да булды бит, – дип билгеләп үтте ул.

Августа Ивановна нефть чыгару идарәсендә озак еллар буяучы булып эшләгән. Аның гомуми хезмәт стажы – 43 елдан артык. Намуслы хезмәте өчен медальләр һәм мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

Августа Ивановна күп балалы гаиләдә үскән, биш бертуганы булган. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 15 яшь була.

– Сугыш башланган көнне яхшы хәтерлим. Ул ел тагын бер вакыйга белән истә калды: сеңлем суга батып үлде. Сугыш еллары авыр булды. Ярый әле әтиебезне яше буенча сугышка алмадылар. Без Марий Эл Республикасының Солонер авылында яшәдек. Авыл халкы бик тату иде. Бергә яшәдек, бергә эшләдек, ир-егетләребезнең сугыштан кайтуын һәм Җиңүне көттек, – дип искә ала Августа Ивановна.

Баулыга ул апасының чакыруы буенча килгән һәм биредә гомерлеккә калган. Безнең якларда тумаган булса да, бу шәһәр аның өчен туган йортына әверелгән. Биредә ул нефть тармагында эшкә урнашырга килгән булачак ире белән танышкан. Алар ике бала үстергәннәр. Кызганычка каршы, улы һәм тормыш иптәше вафат булган. Бүгенге көндә Августа Ивановнага кызы һәм күршесе ярдәм итә. Кызы Галина Жмаева әйтүенчә, әнисе аларга һәрвакыт киңәшләре белән ярдәм итә, тормыш сөючәнлеге белән үрнәк ул.

– Әнинең холкы кырыс түгел, беркайчан ачуланмады, тавышын да күтәрмәде. Бик мәрхәмәтле, оптимист, кешеләрне һәм аралашырга ярата, - ди ул.

Озын гомерле юбиляр беркайчан да тик утырмавын искә төшерде: гомере буе хезмәттә булган, ә эштән кайткач, өйдә хуҗалык мәшәкатьләре көткән.

– Мин һәрвакыт иртә тордым, барысын да ашатырга кирәк иде. Азык-төлек алырга йөрдем, эштә эшләдем – “кәҗә” кебек тегендә-монда йөгерә идем. Балалар кечкенә, һәркайсының күңелен күрергә кирәк. Озын гомернең сереме? Анысын бер Ходай беләдер. Нәрсә бар — шуны ашадык. Үз хуҗалыгыбыз белән яшәдек, дуңгыз асрадык, ә үзебездә булмаганын базардан сатып алдык. Аллага шөкер, барысына да җитте, – дип уртаклашты юбиляр.

Бу көнне юбилярның телефоны бер мизгелгә дә тынып тормады. Августа Ивановнаны дуслары, элекке хезмәттәшләре һәм килә алмаган туганнары котларга ашыкты. Ерак Курск шәһәреннән Августа Ивановнаның ике бертуганының баласы да килгән иде.

– Безнең апабыз — гаҗәеп кеше, безгә һәрвакыт җылы мөнәсәбәттә булды. Беләсезме, аның биш апа-сеңлесе бар иде, аларның барысы да озын гомерле булып, 84 яшьтән уздылар. Кызганычка каршы, хәзер ул бертуганнары арасында берүзе калды. Барыбызны да сөендереп, тагын озак яшәсен! — ди юбилярның бертуганының кызы Александра Тертова.

Фото: Айгөл Габдрәфыйкова


Нет комментариев