Баулыларны  машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәләр
Кеше һәм канун

Баулыларны машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәләр

Бу хакта редакциягә Баулы районы юл хәрәкәте иминлеге муниципаль комиссиясе хәбәр итте.

Р.Гыйниятуллин һәм А.Ибраһимов РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.26нчы маддәсе 1нче өлешендә каралган административ хокук бозуда гаепле дип табылган. Әлеге маддә нигезендә, машина йөртүчегә исереклек халәтенә медицина тикшеренүе узу турындагы таләпне үтәмәгәне өчен җаваплылык каралган. Хокук бозучыларның һәрберсенә 45 мең сум штраф һәм 18 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләнгән.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе әгъзалары машина йөртүчеләрне спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң руль артына утырмаска чакыра. Мондый “сәфәр”нең бәясе төзәтеп булмаслык югары булырга мөмкин, чөнки алкоголь исереклеге машина йөртүченең юлдагы хәлләрне контрольдә тоту сәләтен нык киметә.  

Руль артында айнык булмаган йөртүче күргән очракта битараф калмагыз – бу хакта полициянең дежур частена хәбәр итегез. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез!


Нет комментариев