Духовкада пешкән тәмле бавырсак
Җәмгыять

Духовкада пешкән тәмле бавырсак

Баулыда яшәүче Вәсимә Низаметдинова бавырсакны 20 елга якын пешерә һәм бу дәвердә аның чын остасына әверелгән. Ул аны йомшак, авызда эреп торучан итеп пешерә – бу ризык нәкъ шундый булырга тиеш тә.

Вәсимә Низаметдинова әнисе пешергән бавырсакның тәмен җылы хисләр белән искә ала.

– Әни бавырсакны духовка мичендә пешерә иде. Мин үзем күпкә соңрак әзерли башладым. Олы улым өйләнергә җыенгач, бавырсак пешерү остасы эзләдем, ләкин таба алмадым. Ни эшләргә? Күршемнән бавырсак пешерә беләсеңме диеп сорадым. Ул беләм дигәч, аны чакырдым, мине дә өйрәтерсең дидем. Менә шулай итеп без икәү пешердек, аның бавырсаклары бик тә уңды, тәмле булды. Шул вакыттан инде мин үзем дә пешерә башладым, – ди хуҗабикә.

Вәсимә апа уртача зурлыктагы бер тәлинкә бавырсак өчен 3 йомырка, 1 аш кашыгы үсемлек мае, 1 стакан он, бер чеметем тоз алды. Ул аны духовкада пешерде, шуңа күрә мичне алдан кабызып, май салынган казанны җылытырга куйды.

Йомыркаларны туглап, май һәм тоз өстәп, миксер белән күпертергә кирәк. Онны  акрынлап кашыклап кына өстисе.

– Масса сыеграк булса, тагын он салабыз. Әзер булса, камыр кулга ябышмый башлый, – ди Вәсимә апа.

Камырны 1 сантиметр чамасы калынлыктагы тасмаларга бүлеп, аны 3 сантиметр тирәсе кисәкләргә кискәләргә кирәк.

– Май бераз җылынгач, камыр кисәкләрен салабыз һәм духовка мичен ябабыз. 5-10 минут көтәбез дә болгатабыз.  Башта саграк, аннан кызурак болгатырга кирәк. Бавырсакның әзерлеге төсеннән күренә – алар матур кызылсу төскә кергәч, майдан алабыз, – дип аңлата-аңлата эшләде.

Соңгы партия бавырсакларны духовкага куюга, Вәсимә апа сироп әзерләүгә кереште. 1 стакан суны талгын утта  кайнатып чыгаргач, бер стакан шикәр комы өстәп болгатты. Шикәрле су 10-15 минут кайнагач, аңа 1-1,5 аш кашыгы бал салып, тагын 10-15 минут кайнатты.

– Сиропны бавырсак пешеп бетүгә генә әзерләргә кирәк, алдан кайнатып кую ярамый. Әзерлеген ике бавырсакны алып ябыштыреп карап тикшерәм. Ябыша башласалар, сироп булган дигән сүз, менә шул бер вакытын чамаларга, артыгын кайнату кирәкми, – ди хуҗабикә.

Вәсимә апа кайнар сиропны табактагы бавырсак өстенә салып, кулы белән яхшылап болгаткач, тәлинкәгә матур итеп өеп куйды. Өстенә вак кәнфит, как та тезде.

– Миңа бавырсакны духовка мичендә пешерү ошыйрак төшә, ул йомшак та, һавалырак та була. Плитәдә кыздырганда маена су да өстиләр, ә биредә бары майда гына пешерәсең, – ди аш-су остасы.

Тәмле десерт әзер – хуҗабикә аны яхшылап суытырга һәм бераз тәмләнергә вакыт бирергә һәм аннары гына табынга куярга киңәш итә.


Нет комментариев