Махсус хәрби операция игълан ителгәннән соң Ташлы авылы мәдәният йорты да солдатларга ярдәм итү үзәгенә әверелде. Авыл кечкенә генә булуга карамастан, биредә зур ярдәм һәрдаим оештырылып тора. Бу юлы да алты- җиде кешедән торган төркем токмач әзерләде.
Ташлы авылының уңган куллы ханымнары тик тормый. Бер атнаны кәбестә тозласалар, икенче атнага токмач әзерләргә диеп авыл мәдәният йортына җыела алар.
– Узган атналарда без хәрбиләргә тозлы кәбестә әзерләдек, – дип сөйләде волонтёр, эшне оештыручы Гөлнур Шәрифуллина. – Нинди генә ярдәм кирәк булса да авылыбызның хатын-кызлары – Әлфия Шәйхвәлиева, Диләрә Латыпова, Сания Надиманова, Фәһимә Шакирова, Кәндия Шәрифуллина, Нурия Дәүләтова Гүзәлия Әхмәдиева һәрвакыт йөгереп киләләр. Шунысы да сөенечле булды, җыелган күчтәнәчләрне махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан авылдышыбызга тапшыра алдык. Мондый ярдәмнең мөһимлеген, тылдан фронтка килеп торган кирәк-яракларның кадере турында да әйтте ул. Шуңа күрә, без кулдан килгәнчә, ярдәм итәргә тырышачакбыз. Арабызда улларын көтүче аналар да бар. Әйберләр әзерләгәндә дә изге теләкләребезне тели-тели әзерлибез. Исән-сау кайтсыннар дибез.
Оештыручы волонтёр сүзләренчә, бер җыелганда 6-7 килограмм токмач кисеп әзерли алар. Шулай ук авыл халкы кисеп, киптереп әзер токмачларны да алып килеп тапшыра.
Фото: Гөлнур Шәрифуллина
Нет комментариев