Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

РФ Пенсия фондында ветераннарга 10 мең сум акчаны ничек түләячәкләрен аңлаттылар

Владимир Путин сугышта катнашучылар һәм инвалидларга Бөек Җиңү уңаеннан әлеге компенсацияне ел саен түләү турындагы боерыкны имзалады.

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Бөтен Ватан сугышында катнашучыларга һәм инвалидларга 10 мең сум күләмендәге компенсация май пенсияләре белән бергә түләнәчәк. Бу хакта «Российская газета» РФ Пенсия фондына сылтама белән хәбәр итә.

Шунысын да искәртик: Россия Президенты Владимир Путин сугышта катнашучылар һәм инвалидларга Бөек Җиңү уңаеннан әлеге компенсацияне ел саен түләү турындагы боерыкны имзалады.

Россия Пенсия фондында ачыклык кертүләренчә, кешеләр бу компенсацияне аларга пенсия килгән көнне алачак. Шул ук вакытта, Пенсия фондында искәртүләренчә, озакка сузылган Май бәйрәмнәренә бәйле рәвештә пенсияләрне күчерү һәм китерү көннәрендә үзгәрешләр булырга дә мөмкин. Һәм кешеләрнең пенсияне һәм компенсацияне гадәттәгедән берникадәр иртәрәк тә алуы ихтимал.

Сугышта катнашучылар һәм инвалидлар 9 Май уңаеннан бирелә торган компенсацияне элегрәк тә ала иде. Әмма ул һәрвакытта да аерым боерык белән билгеләнде. Быелдан ул ел саен түләнәчәк, аны күчерү өчен бернинди өстәмә документлар да кирәкми.

Әлеге компенсациягә Балтыйк буе илләрендә яшәүче Россия гражданлыгына ия сугышта катнашучылар һәм инвалидлар да өметләнә ала. Моннан тыш, ул хәрәкәттәге армия составындагы Бөек Ватан сугышында катнашучылар белән бергә, партизан һәм яшерен отрядларда сугышкан хәрбиләр, алгы сызыкта булган журналистлар, разведчиклар һәм контрразведчикларга да түләнәчәк.

 Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/30/185510/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев