Төп тема

Баулыда иң тәмле бәйрәм узды

Баулыда дүртенче ел рәттән “Бал туе” фестивале халыкка һәм кунакларга очрашу шатлыгы бүләк итә. Бу бәйрәм умартачылык эшенең байлыгы белән таныштыра һәм төрле буын кешеләрен берләштерә. Быел чара “Татарстанда җәй” проекты кысаларында оештырылды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2026 елда Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты оештырган “Бал туе” фестивале муниципаль учреждениеләрнең иҗат коллективлары арасында Татарстан республикасы хөкүмәтенең грант конкурсында җиңүчесе.

Быелгы “Бал туе” әһәмиятле мәдәни вакыйга статусын алып, безнең районда яшәүче халыкларның мәдәни күптөрлелегенә игътибарны юнәлтүче чара программасын ачык күрсәтте. Тантаналы ачылыш кысаларында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина катнашучыларны һәм кунакларны чын күңелдән сәламләде, әлеге бәйрәмнең әһәмиятен, мәдәни традицияләрне саклау һәм популярлаштыруны ассызыклады.

– Бал фестивале – безнең иң яраткан бәйрәмебез. Бал, мөгаен, һәр чорның, һәр кешенең иң яраткан ризыгы булып каладыр. Ә Баулы – ул “Баллы елга” белән бәйле, – диде Илмира Илдусовна. – Гаиләләрегездә һәрвакыт өстәлдә бал булсын, тормышыгыз да шундый ук татлы, шундый ук мул булсын. Бал бит ул – гаиләдәге бәхетне, бөтенлекне чагылдыра.

Чара барышында күргәзмәләр һәм иҗади мәйданчыклар, мастер-класслар эшләде. Биредә һәр кеше күңеленә хуш килгән күңел ачу чарасын тапты, төрле балларны татып карый һәм үзенә ошаганын сатып алды. Ярминкәдә умартачылар арасында Булат Камалетдинов та үз продукциясен тәкъдим итте.

– Бал кортларын яратуым мәктәп умарталыгыннан башланды. Умартачылык белән күптән, мәктәп елларыннан ук, кырык елга якын шөгыльләнәм, – ди Булат Камалетдинов. – Без укыганда мәктәптә кечкенә умарталык бар иде. Без – укучылар үзебез үк мәктәптә умартачылык продукциясе җитештерә идек. Районда хәтта беренче урынны да алдык. Шулай итеп мин умартачылыкка укыдым да. Бүген безнең умарталык ике колхоз умарталыгы кебек зур. Бер яктан умартачылык белән шөгыльләнү отышлы, әмма соңгы елларда катлаулырак. Нигәме? Чөнки балның бәясе үзгәрми. 2017 елда мин өч литрлы банканы ике меңгә саттым, хәзерге вакытта, ягъни бүген дә мин балны ике меңгә сатып торам. Табыш алу өчен күп санда умарта тотарга туры килә. Корт ипие, кәрәз,  прополис җитештерәбез, нигездә аларны күпләп сатып алучыларга тапшырабыз. Баллар төрле – чәчәк балы, болын балы бар, бал ассортименты булсын өчен умарталарны кырларга һәм болыннарга чыгарабыз, Башкортстанга илтәбез.

Фоминовка авылыннан умартачы Андрей Фонаков җитештергән балга чираты зур. Баулылар аны инде дистәләгән еллар беләләр.

– Җиде ел инде балны алардан гына сатып алабыз, сыйфатлы, шифалы. Чәчәк балын яратабыз, – ди баулылы Әминә Хәмзина. – Бүген дә бал алырга килдек.

– Юкә балы яратабыз, ак төстәге бал. Өйгә китерергә диеп карабодай балына заказ бирдек. Әле юкә балы алам, – ди Ольга Вильданова.

– Бал да татып карадым, чәй дә эчтем, коймак та бик тәмле иде, – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Нәзирә Гаязова. – Бал бәйрәмен уйлап тапкан, оештырган кешеләргә рәхмәт. Тәмле булса, барлык төр балны да яратам.

– Бүген Баулыга Абдуллино районының Васильевка авылыннан бал алып килдек. Без умартачылык белән 2005 елдан бирле шөгыльләнәбез. Баулыда үз сатып алучыларыбыз бар, – ди Любовь Василькина. – Бал төрле: карабодай, чәчәк, юкә балы бар.

Умартачылыкта кемнең осталыгы югарырак, кем төгәл һәм кимчелексез эшли, кемнең традицияләргә хөрмәте ныграк һәм балы иң тәмлесе? Бу сорауларга дүрт эксперттан торган жюри җавап эзләде. Җиңүчене сайлаганда алар биремнәрнең төгәл үтәлешен, эш тизлеген, төгәллеген, белем дәрәҗәсен һәм, әлбәттә, һөнәри якын килүне бәяләделәр. Катнашучылар умартачылыкта үзләренең тирән белемнәрен, кораллар белән эш итә белүләрен һәм төрле ситуацияләрдә оптималь чишелешләр таба белүләрен күрсәттеләр. Мәсәлән, умартачылар алдан әзерләнгән ягулык салынган төтәткечне кабызып җибәрергә, иминлек чараларын кулланып умартачының махсус киемен кияргә, балавызны дөрес беркетергә, умартадан яраксыз хәлгә килгән ике иске рамны табарга һәм аларга яңа балавыз беркетеп алмаштырырга, бер рамага беркетелгән рәсемнән ана кортны танып табарга һәм аны каләм белән билгеләп куярга, эшне тәмамлап умарта капкачын ябып куярга тиеш иделәр.

Жюри шулай ук балның тышкы кыяфәтенә, төсенә, хуш исенә, тыгызлыгына һәм тәменә бәя бирде. Шулай итеп, иң яхшы умартачы Азамат Абзалетдинов дип табылды, ә иң тәмле, иң яхшы һәм “дөрес” бал Андрей Фонаковта, өстәл бизәлеше Елена Абзалетдиновада булды.

“Бал туе” фестивале баулылыларны һәм аларның кунакларын берләштергән чын бәйрәмгә әверелде. Ул җылылык, игелек һәм туган җиргә мәхәббәт белән тулы иде.


Нет комментариев