“Мәктәп мәгариф системаларын модернизацияләү” программасы – Россия Федерациясенең “Мәгарифне үстерү” дәүләт программасы кысаларындагы масштаблы проект. Әлеге проект кысаларында Татар Кандызы мәктәбе капиталь төзекләндерү узды. Программаның асылы-мәктәп инфраструктурасын комплекслы яңарту: биналарны норматив техник хәлгә китерү, аларны заманча җиһазлау һәм укыту өчен уңайлы, имин мохит булдыру.
Татар Кандызы мәктәбе 1984 елда төзеп кулланылышка тапшырылган. Бүгенге көндә мәктәптә 27 укучы белем ала. Быелгы яңа уку елында бары тик бер укучы гына беренче сыйныфка килүе көтелә. Мәктәп бинасында балалар бакчасы да урнашкан. Анда 7 бала йөри.
– Бу ремонтны без күптән көтеп алдык. Безнең тәрәзәләр, ишекләр, бөтен мәктәп таушалган, тузган иде, җылылык челтәрләре дә – аларның барысын да алыштырдылар. Тәрәзә, ишекләрне алыштырдылар, су, электр челтәре тулаем яңартылды, – дип сөйләде мәктәп директоры Илшат Хәлиуллин.
Мәктәп бинасының тышкы ягында да, эчендә дә җыештыру эшләре бара. Тарих, җәмгыять белеме фәннәре укытучысы Роза Әхмәтҗанова 39 ел дәвамында балаларга белем биргән зур тәҗрибәле укытучы. Ул да яңа уку елына үзенең сыйныф бүлмәсе яңаруга шат.
– Безнең сыйныф бүлмәсенә дә яңа шкафлар кайтты, яңа парталар, яңа урындыклар куйдык. Тәрәзәләребез иске иде, тәрәзәләрне алыштырдылар, җылылык торбалары иске иде, аларны да алыштырдылар. Ә стеналарны алдагы елларда буяганнар иде, – ди тарих, җәмгыять белеме фәннәре укытучысы Роза Әхмәтҗанова кулындагы чүпрәге белән тәрәзә төпләрен сөртә-сөртә. – Классыбыз бик матур, якты булды. Яңа уку елына әзерләнәбез, беренче сентябрьгә укучыларыбызны көтәбез. Мәктәпнең шундый матур булганына бик сөенәбез.
Сыйныф бүлмәләре саен яңа җиһазлар урнаштырыла, күрсәтмә әсбаплар барлана. Тормыш иминлеге нигезе дәресләре уздыру да яңа уку елында кызыклырак һәм нәтиҗәлерәк булачак дип саный укытучылар.
– Утыз елга якын тормыш иминлеге нигезләре дәресләрен, ОБЖ диябез бит инде, укытам. Бүген лабораториябез тагын да баетылды. Кабинетны тәэмин итү өчен 2,5 миллион сум акча бүлеп бирелде. Яңа парта, яңа урындыклар, яңа корал макетлары, бинокльләр, хәтта беренче медицина ярдәме күрсәтер өчен манекеннар кайтты, – дип шатлыгы белән уртаклашты Илшат Шамил улы. – Бу укыту процессын җиңеләйтә, балаларга да дәресләр аңлаешлырак булачак, тыңлап утырырга күңеллерәк булачак.
Капиталь төзекләндерүгә кадәр укучы кызлар һәм малайлар технология дәресләрендә бергә укыганнар. Ә яңа уку елыннан алар өчен аерым сыйныфлар әзерләнә. Егетләр төрле станокларда хуҗалык кирәк-яраклары ясарга өйрәнсәләр, кызларны тегү-чигү һәм аш-су әзерләү серләренә өйрәтәчәкләр.
– Кандыз мәктәбендә 20 ел эшлим. Ә технология -хезмәт укытучысы булып 5-6 ел эшлим. Төп фәнем – биология. Капиталь төзекләндерү кысаларында аерым технология кабинеты булдырылды, күп яңа җиһазлар кайтты. Тегү, чигү машинасы, оверлок һәм аш-су әзерләү өчен дә җиһазлар кайтарылды, – дип сөйләде Гөлнара Вәгыйзова. – Сыйныфка су кергән-чыккан, аш-су бүлмәсе гарнитуры бар, пешерү өчен плитә куелган, кыскасы, кызларыбызны төрле яклап уңган куллы итеп тәрбияләүгә, белем бирүгә шартлар бар.
Мәктәпнең спорт залы, коридорлар, музей бүлмәсе, актлар залы да яңа сулыш алган, җиһазлар, спорт кирәк-яракларыбелән тәэмин ителгән.
Фото: Индира Сәйфуллина
Нет комментариев