Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Аш-су

Зефир — иң яхшы тәм-том

Диетолог, медицина фәннәре кандидаты Елена Соломатина “Радио 1” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә ни өчен зефирның тәм-томнар арасында иң яхшысы булып торуы турында сөйләгән.

“Зефирда да шикәр, патока барыбер беренче урында тора. Шуңа күрә шактый ук татлы. Әмма анда файдалы куерткыч матдәләр: агар-агар, желатин, пектин бар. Желатин, мәсәлән, коллагенга йогынты ясый. Ә бу – безнең тырнаклар, буыннар. Агар-агар токсиннарны, артык шикәр, майларны чыгарырга ярдәм итә. Пектин – иммун системасы өчен шул ук файдалы клетчатка. Әле тагын зефирның нигезен алма тәшкил итә, аның файдасы турында исә әйтеп тә торасы юк”, – дип билгеләп үткән Соломатина.

Ул шулай ук, көпшәк булуы сәбәпле, тәм-томның күләмле күренүе һәм тазарудан куркучыларга организмнарын алдауның бик әйбәт ысулы булып торуы турында сөйләп үткән. Шулай да канында глюкоза микъдары тиешледән зуррак булганнарга, шикәр чиреннән яки артык авырлыктан интегүчеләргә зефир куллану киңәш ителми.

“Зефирны өй шартларында үзеңә дә ясарга: шикәр өстәмәскә яки шикәр алыштыргычлардан файдаланмаска мөмкин. Зефир, как, мармелад – барлык тәм-томнар арасында иң яхшысы”, – дип йомгак ясаган сүзенә эксперт.

Фото Шедеврум нейрочелтәре тарафыннан барлыкка китерелгән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев