Баулыда һәм авыл җирлекләрендә махсус хәрби операция зонасындагы сугышчыларга саклану челтәрләре үрү эше дәвам итә. Томбарлылар да, кырык эшләрен кырык якка ташлап, иртән дә, кичен дә мәдәният йортына ашыгалар.
Тылны юкка гына күренмәс фронт димиләр. Тыныч тормыштагы кешеләр дә Җиңүне якынайтуга өлеш кертә. Мәсәлән, Татар Томбарлысы волонтёрлары махсус хәрби операция зонасындагы якташларына саклану челтәрләре үрә. Бу игелекле эшкә алар бер ел элек керешкәннәр.

Баулы волонтёры Ландыш Ганиева каркас конструкция һәм материаллар белән тәэмин иткән. Хәзер дә кирәкле әйберләрне аның җитәкчелегендә эшли торган гуманитар ярдәм штабыннан алып кайталар. Волонтёрлар башта җиңелчә ысул белән үргән булсалар, хәзер бер шакмакка сигезәр флажок бәйләп, ныклы итеп үрәләр.

“Менә шулай шакмакка сигезне беркетәбез. Элегрәк без аз беркеткән идек, андый ысул белән үрелгән челтәрләрнең сугышчыларга бик файдасы юк ди. Шуңа, авыр булса да, без сигезне беркетәбез”, – дип күрсәтеп сөйләде волонтёр Нурия Арсланова.
Мондый ысул белән үрү шактый катлаулы, күп вакытны ала. Волонтёрларның кулларына, аркаларына авырлык килә, тик бирешмиләр. Кырык эшләрен кырык якка ташлап, иртән дә, кичен дә мәдәният йортына челтәр үрергә киләләр.

Арада туганнары фронтта булучылар да бар – Нурия Арсланованың улы инде дүрт ел алгы сызыкта.
“Иң мөһиме, сугышчыларга файдасы тисен. Барысы да исән-сау булсыннар, исән-сау кайтсыннар. Минем улым да шунда, – ди солдат әнисе. – Теләк тели-тели үрәбез без челтәрләрне. Үзара сөйләшәбез, рәхәт менә шулай аралашу, ничектер җиңеллек бирә. Һәрберебез теләп йөрибез”.
Мәдәният йортына челтәр үрергә йөрүчеләр арасында Сәрия Гыйльфанова да бар, ул да якташларының исән-сау әйләнеп кайтуларын тели.

«Без үргән челтәрләрнең сугышчыларга файдалары тисен иде инде. Барысы да исән-имин булып, җиңеп кайтсыннар иде. Барыбыз да ата-ана, барыбызга да бала газиз, исән йөрсеннәр”, – ди ул.
Челтәр үрүдә мәдәният йорты хезмәткәрләре дә катнаша: Баулыдагы волонтёрлык штабыннан материалларны алып кайталар, өчпочмак формасындагы флажокларның урталарын кисәләр.

Флажокларны өйләренә алып кайтып, гаиләләре белән әзерләп килүче волонтёрлар да бар. Әзер материалны уңган ханымнар догалар укый-укый челтәр нигезенә беркетәләр.
“Апаларның челтәр үргәндә теләгән теләкләре, догалары безнең егетләребезне сугыш кырларында саклар, дип ышанып калабыз. Аларга ярдәм итеп, без бергәләшеп җиңүне тизләтербез дип ышанабыз”, – дигән өметтә Татар Томбарлысы мәдәният йорты директоры Айгөл Нәүрүзбаева.
Томбарлылар сугышчыларга башкача да булышалар. Мәсәлән, Роберт Хисаметдинов сарымсак киптереп җибәрә, Мансур Минәҗев үзе ясаган пиннекләреннән өлеш чыгара. Шулай ук махсус хәрби операция зонасында аеруча ихтыяҗ булган әйберләрне дә җибәрергә тырышалар. Мәсәлән, сугышчыларга хәзерге вакытта дроннар, генераторлар кирәк. Шуңа күрә район күләмендә бу максатка акча җыйганда томбарлылар да читтә калмаган.
“Акча җыюда безнең җирлек халкы бик актив катнашты, – ди Томбарлы авыл җирлеге башлыгы Айгөл Минәҗева. – Авылдагылар гына түгел, читтә яшәүче авылдашлар да, акчалар җибәреп, шушы зур эшкә кушылдылар. Аларның бөтенесенә дә зур рәхмәт. Безнең авыл шундый бердәм, кешеләре яхшы: егетләргә ярдәм итәргә шунда ук риза булып, акчаларын җыя башладылар”.
Хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында Томбарлыдан 7 кеше хезмәт итә: 6сы мобилизация буенча алынган, берсе – контракт нигезендә. Авылдашлары сугышчылар белән элемтәдә торалар, алардан рәхмәт сүзләре ишетәләр.
“Егетләребез апаларның менә шулай ярдәм иткәннәрен белеп торалар. Без аларны вакытлыча ялга кайтканда очрашуларга чакырабыз. Аларга бик тә рәхмәтле. Алар, гомумән, бөтен авыл халкына рәхмәтле. Чөнки нинди генә эшкә тотынсак та, Томбарлы җирлеге кешеләре бердәм. Бергә булгач, шушы эшләрне оештырырга җайлы – акча җыю дисеңме, ярдәм кулы сузу дисеңме... Рәхмәт барысына да”, – дип уртаклашты Татар Томбарлысы мәдәният йорты директоры Айгөл Нәүрүзбаева.
Томбарлылар көзен сугышчыларга яшелчәләр дә җибәрәчәкләр. Сүз уңаеннан, мондый акция шәһәр һәм район күләмендә дә үткәрелә. Тылдагылар шул рәвешле Җиңүне якынайтуга өлеш кертәләр.
Фото: Ләйсән Сәетгәрәева, Татар Томбарлысы мәдәният йорты архивы
Нет комментариев